tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтен дөнья татарлары кайгы уртаклаша…
Бөтен дөнья татарлары кайгы уртаклаша…

Бөтен дөнья татарлары кайгы уртаклаша…

Бүген Казанның 175нче номерлы мәктәбендә коточкыч фаҗига булды – мәктәптә атыш оештырганнар. Моңа кадәр билгеле булганча, мәктәптә 8 кеше һәлак булган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тагын бер кешене югалттык, дип хәбәр итте.

Шушы уңайдан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы да әлеге фаҗигадә һәлак булган сабыйларның һәм мәктәп коллективы хезмәткәрләре гаиләләренең авыр кайгысын уртаклаша, яраланып хастаханәдә ятучыларга тиз арада терелеп чыгуларын тели.

Бөтендөнья татар конгрессына дөньяның төрле почмакларындагы милләттәшләребездән кайгынамәләр килә. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Израиль, Төркия, Таҗикстандагы татар оешмалары, шулай ук Россиянең Төмән, Калининград, Ленинград, Волгоград, Сахалин өлкәләре, Башкортстан Республикасы, Краснодар краендагы милләттәшләребез уртаклаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*