tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ни өчен Зөлфәтнең йөрәген былбыл чаккан?
Ни өчен Зөлфәтнең йөрәген былбыл чаккан?

Ни өчен Зөлфәтнең йөрәген былбыл чаккан?

24 майда Г.Камал театрында күренекле шагыйрь Зөлфәтнең тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичә   “Чытырманда былбыл сайрый” дип исемләнгән иде. 15 ел элек арабыздан киткән шагыйрьнең иҗатын белүчеләр мондый баш исемнең очраклы булмавын яхшы аңлый. Чакыру  кәгазенә  эпиграф итеп Зөлфәтнең  атаклы шигырь юллары чыгарылган:

Рәхмәт, дөнья,
Язмышның син миңа
Тоташ шигырьлесен сайладың,-
Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Һәм өздереп елан сайрады!..

Бу кичә тоташ Зөлфәт шигырьләреннән, ул иҗат иткән сүзләргә язылган җырлардан һәм шагыйрьнең  үзе, дуслары кайчандыр ясаган чыгышларны күрсәтүче видеокадрлардан гына торды. Шунлыктан сәгать ярымлык әдәби-музыкаль композициягә искиткеч зур мәгънә тынгычлап тутырылган булып чыкты.

 Кичәне музыкаль яктан  бизәгән оркестр, сәхнәгә чыккан талантлы җырчылар, шагыйрьнең экраннан мөрәҗәгать иткән каләмдәшләре Зөлфәтнең әсәрләре кебек затлы һәм милли рухлы иделәр.

Нәкъ шул көнне Камал театрының күршесендә урнашкан йорт диварына (Татарстан урамы, 7) Зөлфәткә истәлек тактасы ачылу һәм аның хөрмәтенә матур кичә оештырылу бу эшләрне башкаручылар (ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге академия театры) үзләренең милли әдәбиятны үстерү һәм талантлы шагыйрь иҗатын хәзерге буынга җиткерү буенча изге бурычларын үтәвен дәлилли.

Бу үзенчәлекле чараны “Татар-информ” агентлыгы интернет сәхифәсендә карау мөмкинлеге булу Зөлфәтнең юбилеен мөһим иҗттимгый вакыйга буларак таныта. Зөлфәтне, аның иҗатын сагынучылар  https://tatar-inform.tatar/video/zolfet-5852229 интернет сәхифәсен ачып бу әдәби-музыкаль кичәнең ничек үтүен  күрә алалар.

Үз заманының гына түгел, гомумән  татар милләтенең мең еллык катлаулы тарихын, бай рухын чагылдырган шәхес сүнеп калал алмый. Әгәр дә  “йөрәген былбыл чаккан” шагыйрь Зөлфәт онытыла калса,  милләтебез өчен зур фаҗига булыр иде.

Хәзер 2007 елда вафат булган Зөлфәт язмышының, аның иҗатының шактый хәзер актуалләшеп китүе күзгә ташлана. Чөнки соңгы елларда шагыйрь Зөлфәтне күрмәгән, ишетмәгән буын үсеп, аякка баскан.  Әмма  милли мәдәният мохитенә хәзерге чорда килеп кергән яшьләр шагыйрь Зөлфәткә (Маликов) караганда талантлы драматург, прозаик һәм җырчы Зөлфәт Хәкимне яхшырак беләләр яки бу ике шәхесне аерып бетермиләр. Ә безнең замандагы “даһилар” арасында (алар чыннан да даһи буларак әдәбиятка керәчәкләр) ике Зөлфәт булу аларны өйрәнү, иҗатлары белән таныштыру бурычын куя. Бу нисбәттән шагыйрь Зөлфәт кичәсе бик әһәмиятле вакыйга булып тора.

Тагын бел хикмәтле күренеш: инде 15 ел элек арабызда булмаган, шул чорда 1-2 китабы белән үзе турында хәбәр салган шагыйрь Зөлфәтне хәтерләүчеләр, сагынучылар шактый күп икән. Зөлфәтнең нинди әсәрләр язуын, аның сүзләренә нинди җырлар язылуын сорашучылар күп булды. Икенче яктан карганда, аны онытымаучылар да бихисап икән. Шагыйрь тормышын искә алырга, шигырь тыңларга килүчеләр Г.Камал театры залын шыгырым тутырган иделәр.

Бу кичәдә Зөлфәт шигъриятенең нинди кайнар, көчле булуын искә төшерергә мөмкинлек туды.  “Торгынлык” елларында үз кыйбласын, үз фикерен, шигърият мәйданына чәчрәп килеп чыккан, милли иманын югалтмаган шигърият фанатигы Зөлфәт әсәрләренә сусау, өр-яңа ихтыяҗ туган хәзер! Зөлфәтне яңадан укырга, иҗаты белән тулырак, тирәнрәк танышырга, яшьләргә ачарага вакыт җиткән. Бу шәхес һәм татар рухы бөркелеп торган шигърият моңа һичшиксез лаеклы.

                                                                        Римзил Вәлиев

 

 

Биографик белешмә. 

Зөлфәт

(1947-2007)

Күренекле шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз районнарындагы Үрәзмәт авылы урта мәктәбен тәмамлагач, 1965-1969 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1969 елның апреленнән ул журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият-сәнгать бүлегенә җитәкчелек итә.

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла. Ә 1971 елда Х.Туфан кереш сүзе белән нәшер ителгән «Язмышлар ярында» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы исә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар шигъриятенә үзенчәлекле бер шагыйрь килүен раслаган вакыйга буларак кабул ителә. «Зөлфәт шигырьләре тормышка тирән мәхәббәт белән сугарылганнар. Алардан яз кебек яшь тормышның хуш исләре, чәчәк исләре бөркелеп тора», — дип бәяли аның иҗат башлангычын остазы Х.Туфан яшь шагыйрьне Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим иткән язмасында. Шулай да, иҗат активлыгын киметмәсә дә, Зөлфәт җыентык арты җыентык бастыру мәшәкате белән мавыкмый, шуңа күрә аның чираттагы икенче шигъри китабы («Утлы бозлар», 1978) җиде елдан сон, ә өченчесе («Адашкан болыт», 1990) тагын да унике елдан соң гына дөнья күрә. Ниһаять, 1995 елда сайланма шигырьләре тупланган дүртенче китабы («Ике урман арасы») басыла.

Бу басмаларны шагыйрь иҗатының билгеле бер чорын йомгаклау нәтиҗәсе, Зөлфәтнең шигьрияттә заманны гәүдәләндергән елъязмасы дип карарга мөмкин. Иң мөһиме — Зөлфәт поэзиядә беренче адымнарыннан ук үз йөзен тапкан, үз заманының төрле идеологик шаукымнарына бирелмичә, шигырьне изге дога итеп караган, каләмдәше Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, «торгынлык чорында да үз кыйбласын югалтмаган» шагыйрь булып кала бирә. Ул чынбарлыктагы, табигатьтәге шагыйрь күзе генә күрә ала торган кечкенә генә деталь, факт, күренеш аша поэтик фикерне калку, масштаблы итеп җанландыру осталыгына ия; аның язу манерасына публицистик кайнарлык, ихласлык, халык иҗатына — әкият, бәет, дастан, җырларга нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика хас. Бу сыйфатлар Зөлфәтнең публицистик шигырьләрендә дә, мәхәббәт лирикасында, балладаларында да («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Ике ат турында баллада», «Кара күбәләк», «Марш» һ.6.), поэмаларында да («Йөрәкләрдә үлмәс дастан», «Иске Казан карлыгачы», «Җирдән кайтышлый» һ.б.) үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

Узган гасырның туксанынчы еллардагы Зөлфәт шигъри иҗаты, күләм-сан ягыннан бермә-бер артуы белән бергә, күңел хис-тойгыларының, шигъри теленең яңадан-яна төсмерләр, образлар белән тулылана баруы күзгә ташлана. Яшьлектә хәтергә сеңеп калган һәм кабатланмас моң-сагыш белән өртелгән мәхәббәт лирикасы, шигырьләрдәге чор-заман, халык-милләт, кеше язмышлары турында фәлсәфи уйланулар, гомумиләштерүләр укучыны битараф калдырмый, аны шагыйрьнең катлаулы һәм моңлы хис-тойгылар дөньясына алып кереп китә.

«Ике урман арасы» җыентыгы (1995) һом шагыйрьнең туксанынчы еллардагы иҗат җимешләрен үз эченә алган күләмле «Йөрәгемне былбыл чакты» китабы өчен Зөлфәт 2000 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Зөлфәтнең кайбер лирик шигырьләре музыкага салынган. «Һаман яратам» (Ф.Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Кара толым» (С.Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (З.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казаналар.

Зөлфәтнең юмор-сатира әсәрләре һәм курчак театрында куелган «Җен кызы», «Гасырдан озын бер көн», «Ат өреккән бер төн» исемле пьесалары да бар. Ул шулай ук «Мәкерле Песи» исемле беренче татар балалар операсының либреттосы авторы (композиторы Л.Хәйретдинова; бу опера өчен авторларның икесенә дә Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе бирелә) һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарында дәвамлы урын алып торган «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер драмасы), «Йөгәнсезгә авызлык» (У.Шекспир), «Биюче» (Лопе де Вега) комедияләренең татар теленә шигъри тәрҗемәчесе буларак та билгеле.

1993 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ул – 1998 елдан Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
З
өлфәт 2007 елның 15 маенда Казанда вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*