tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Дәрдмәндкә багышланган кичә уза
Уфада Дәрдмәндкә багышланган кичә уза

Уфада Дәрдмәндкә багышланган кичә уза

Бүген, 25 майда 19:00 сәгатьтә, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залында “Аһ, туган каумем газиз” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак. Чара билгеле татар шагыйре, алтын чыгаручы, меценат, Русиянең 1нче чакырылыш Дәүләт Думасы әгъзасы Дәрдмәндкә (Закир Рәмиевка) багышлана. Кичәдә Башкортстанның һәм Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән театр артистлары катнашачак. Чара барышында тамашачылар Дәрдмәнднең бай иҗади һәм тормыш юлы белән танышачак. Театр музеенда шагыйрь һәм эшкуарның шәхси әйберләреннән, эш коралларыннан, Дәрдмәнд турындагы басма-язмалардан тупланган күргәзмә эшләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*