Безнең Нижгар төбәге – төрле өлкәдәге талантларга бай булган һәм татар дөньясында киң танылган байтак кына шәхесләр биргән төбәк. Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рамил Курамшин кебек якташларыбыз – безнең горурлык. Ә инде иң мөһиме – билгеле шәхесләребезнең дәвамчылары булып, төбәгебез данын бүген дә танытучы, киң таратучы яшь талантларыбыз бар. Шуларның берсе – Кече Рбишчадан Илдус Харясов. Бу искиткеч талантлы җырчы егетебез күпләргә таныш дип беләм, хәтта өлкәдән читтә яшәүчеләргә дә, чөнки ул бик күп концертларда, конкурс- фестивальләрдә катнашып, лауреат, дипломант исемнәрен яулаган шәхес.
Аның белән якыннанрак таныштыру өчен һәм Яңа ел башында, 5 январь көнне Уразавыл мәдәният йортында узачак юбилей концерты уңаеннан корган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
– Илдус, ничә яшендә баянда уйный башладың һәм җырлау сәләте сиңа каян килгән?
– Баян безнең өйдә мин белгәннән бирле бар, әтием бераз уйнаклый иде, ә мин 9-10 яшьләрендә уйный башладым. Баштарак әти күрсәтте, аннары инде үзем тотындым. Уразавыл музыка мәктәбендә дә бераз укыдым, әмма, кызганычка, тәмамлый алмадым, атнага берничә тапкыр мине анда йөртү бераз катлаулы иде. Ә инде җырлауга килгәндә, бу сәләт әнием Гүзәл ягыннан бирелгән дип уйлыйм – бабаем үзешчән артист булган, әнинең туганы Рәмис абый Хәйруллин бик матур җырлый, ул Семочки мәдәният йорты директоры һәм “Бәйрәм” төркеменең бер тоткасы. Җырлый башлавыма да озак инде, әле мәктәптә укыганда барлык чараларда катнаша идем.
– Синең төрле конкурс-фестивальләрдә даими катнаша килүеңне беләбез, иң дәрә- җәлеләре кайсылары әлегә?
– Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев исемендәге халыкара конкурсларда I дәрәҗә лауреат исемен яуладым, 2017 елда Казанда шулай ук халыкара “Татар моңы” конкурсында катнашып, президент премиясенә лаек булган идем. Ә инде район, районара, өлкә, регионара чараларда бирелгән Дипломнар санын үзем дә белмим, алар бик күп.
– Илдус, иҗат өлкәсендә махсус белемең бармы?
– Юк әлегә, югары белем алдым, тик бүтән өлкәдә, әмма вакыт узган саен махсус белемнең кирәклеге күбрәк сизелә, шуңа да бу турыда уйлыйм.
– Син танылган җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Дамир Фейсханов һәм отставкадагы офицер Таһир Мөхәммәтов (автордан: аны күбрәк Таһир Гумконвой буларак беләбез) белән көзен “Туган тел” каналының “Көзге җилләр” концертында катнаштыгыз, ул каналда клипларыңны да карыйбыз, ничек моңа ирештегез?
– Без ул концертта катнашырга үзебез теләк белдердек, ә клип шушы концерт кысаларында төшерелде. Бик матур концерт иде, байтак билгеле артистлар катнашты, андый чакта алар белән якыннан аралашып, киңәшләренә колак салып, тәҗрибә туплыйсың. 8 Март бәйрәменә багышланган концертта катнашуга да чакыру алдым инде.
– Бик күп үзешчәннәр иҗат итәр өчен Казанга китә, син бу хакта нәрсә уйлыйсың, планнарың нинди?
– Әлегә төгәл генә берни әйтә алмыйм, вакыт күрсәтер. Мин Кызыл Октябрь округы мәдәният бүлегендә эшлим, мине үзебез- нең якларда беләләр, яраталар, чыгыш ясарга чакыралар, ничек әйтмешли, әлегә биредә востребован, ә киләчәктә күз күрер.
– Илдус, күптән түгел сез Дамир һәм Таһир белән бергәләп махсус хәрби операция зонасында булып кайттыгыз, бу адымга сине нәрсә этәрде?
– Хәрби бурычымны мин Мәскәүдә үтәгән идем, бергә хезмәт иткән егетләр белән гел аралашып торабыз һәм аларның байтагы мобилизация буенча СВОга алынды, үз теләге белән китүчеләр дә күп булды. Андагы хәлне үз күзем белән күрәсе килде һәм Таһир абый белән элемтәгә чыктым да, ул чираттагы гуманитар ярдәм илткәндә янында алды. Мин һәрвакыт хәлемдә булганча ярдәм итәргә тырыша килдем, ә анда барып, гуманитар ярдәмнең никадәрле кирәкле һәм мөһим булуын күргәч, булышу теләге тагы да көчәйде, күп кенә дус-ишләрем дә ярдәмне минем аша юллый. Барчабыз да андагы ир-егетләребез тиз арада җиңү яулап, исән-сау кайтсыннар иде дигән теләктә, ә безнең ярдәм ул җиңүне якынайтканына шигебез юк.
– 5 январьда булачак концерт турында да берәр сүз әйтсәң иде.
– Мин сентябрь аенда 30 яшьлек юбилеемны билгеләдем, шунда ук инде концерт оештыру фикере туган иде. Әмма дуслар, коллегалар белән киңәшләштек тә, Яңа ел каникулларында, шәһәрлеләр күпләп биредә булганда оештыру кулайрак булыр дидек. Бу минем беренче сольный проект, нык дулкынланам, борчылам, әлбәттә. Әзерлек бара инде һәм Аллаһы ярдәме белән барысы да яхшы булыр дип ышанам. Концертта шулай ук Ландыш Баһави, Дамир Фейсханов, Таһир Мөхәммәтов, якташларым – Татарстанның атказанган артисты Ирфан Измайлов һәм Ринат Яруллин катнашыр, Казаннан да кунаклар көтелә.
– Илдус, син бит хәйрия концертларыннан да якта калмыйсың, Уразавыл шәф- кать йортында бер генә чара да синнән башка узмый, әйеме?
– Нәкъ шулай, менә Яңа ел ялларында Мәскәүдән татар милли үзәге артистлары белән концерт куярбыз. Катлаулы тормыш ситуациясендә калып, гомер көзләрен анда уздырырга мәҗбүр булган, күңелләре кителгән әби-бабайларга бераз гына булса да күңелле мизгелләр бүләк итә алуыбызга мин бик шат, шуңа да зур теләк белән катнашам.
– Гаиләң белән дә бераз таныштырып үтсәң иде.
– Минем әлегә үз гаиләм юк, әти-әнием белән туган авылым Кече Рбишчада яшим. Әтием Халит шулай ук округ мәдәният бүлегендә үзәк клублар системасы директоры, әнием Гүзәл Уразавыл балалар китапханәсендә хезмәт итә. Абыем Илдар күптән инде гаиләле, сеңлем Илмира да быел тормышка чыкты, алар икесе дә башкалада яши. Үзем дә, Аллаһы бирсә, ничек әйтмешли, башлы-күзле булырга планлаштырам, ни әйтсәң дә, вакыт инде.
– Илдус, әңгәмәң өчен зур рәхмәт, уңышлар сиңа, иҗат өлкәсендә зур үрләр яулап, исемең билгеле җырчылар белән беррәттән яңгырасын, Нижгар төбәгенең яңа йолдызы булып ян дигән теләктә калабыз.
– Рәхмәт, форсаттан файдаланып, яраткан “Туган як” газетасы укучыларын 5 январь көнне 19.00 сәгатьтә Уразавыл мәдәният йортында узачак юбилей концертымда көтеп калам.
Наилә ЖИҺАНШИНА сөйләште
“Туган як” газетасы