tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгарлар Бөтендөнья татар конгрессы съездында
Нижгарлар Бөтендөнья татар конгрессы съездында

Нижгарлар Бөтендөнья татар конгрессы съездында

Агымдагы елның 30 июленнəн 2 августына кадəр Казанда Бөтендөнья татарларын берлəштерүче конгрессның (БТК) VIII cъезды киң колач җəеп узды. Анда Татарстанның барлык район һəм шəһəрлəреннəн тыш, Россиянең 77 төбəгеннəн, 35 чит илдəн 995 делегат һəм 505 шəрəфле кунак килде. Шулар арасында безнең өлкəнең 16 кешелек делегациясе дə бар иде. Аның составы татар халкыбызның телен, мəдəниятен, гореф-гадəтлəрен саклауга һəм үстерүгə зур өлеш кертүче иҗтимагый оешмалар вəкиллəреннəн тупланды. Иң куанычлысы – миллəтебез өчен мөһим булган шушы грандиоз чарага “Туган як” редакциясе вəкиллəре дə турыдан-туры чакырылган иде. Оештыручылар билгелəвенчə, съездда катнаш- кан 1500 делегат арасында биш Россия Герое, җиде Олимпия чемпионы, 105 фəн кандидаты һəм 65 фəн докторы, 44 профессор, атказанган исемгə лаек булган мəгариф һəм авыл хуҗалыгы хезмəткəрлəре, сəнгать эшлеклелəре, табиблар, халык язучылары һəм башка тармаклар вəкиллəре бар иде. Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган VIII съезд “Без бергə! Безнең көч – бердəмлектə” девизы астында узды.

“Печән базары” фестивале

Съезд делегатлары мәркәзебез Казанга берничә көн алдан җыела башлады. Оештыручылар һәрбер делегацияне олылап каршы алып, кунакханәләргә урнаштырып, олы хөрмәт күрсәтте, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Кич белән съезд кунаклары һәм делегатлары Кабан күле яры бу­енда узган Х «Печән Базары» за­манча татар дизайны һәм татар шәһәр мәдәнияты фестивалендә катнаша алды. Әлеге чара Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган иде һәм илебезнең төрле почмакларыннан бихисап яшь дизайнерларны, кулинарлар­ны, музыкантларны һәм кул оста­ларын җыйды.

Фестиваль программасы бай эчтәлекле булды. Ул дизайн-маркет һәм фудкорт, аудиогид, балалар һәм олылар өчен остаханәләр, лекторий, театраль променад, та­тар чәе өстәле һәм экскурсияләр, фотозона, заманча музыка концер­ты һәм башка мәйданчыкларны үз эченә алган иде.

Фестивальне ачуда Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров катнашып, VIII съезд делегатла­рын һәм кунакларны Татарстан Премьер-министры урынбаса­ры, БТКның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде.

Чара кысаларында Кабан күле буенда кино күрсәтү дә оештырыл­ган иде.

Изге Болгарга сәяхәт

Болгар дәүләтенең Ислам ди­нен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан съездның икенче көнендә делегатлар өч дистәгә якын зур автобусларда Изге Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгына юл тотты.

Изге җирдә хөрмәтле кунак-ларны Васил Шәйхразиев үзе сәламләде, ерак юлларны якын итеп килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде, милләтебезгә кагылыш­лы мәсьәләләрдә актив булырга чакырды.

Шулай ук изге Болгар җиренә аяк баскан татарларны Рос­сия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдин сәламләде, татар халкының бердәмлеген билгеләп үтте, һәркемне үз милләтенә, үз диненә тугры калып лаеклы ал­маш үстерүләрен теләде. Анна­ры халык хөрмәтле дин әһеле җитәкчелегендә өйлә намазын укыды.

Изге Болгар тарихи-архитектура музей тыюлыгы буенча оештырыл­ган берничә сәгатьлек экскурсия, тарихыбызны барлаучы объектлар белән танышу, йөзәрләгән еллык экспонатлар һәркемдә зур соклану уятты.

Ә инде бу көнне биредә съезд де­легатлары һәм кунаклары катна­шында татар көенә оештырылган флешмоб Изге Болгар җирлегенә кылган сәфәрнең матур бер күренеше булды – нәтиҗәдә 1500 милләттәшебез “Татарлар” сүзе булып тезелде. Бу аеруча кошлар очышы биеклегеннән күз явын алырлык тамаша иде.

Төп чаралар “Казан Экспо”да

Съездның төп чаралары “Ка­зан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылды.

Иртәдән башлап биредә “ТАССРның 100 еллыгы әләме белән истәлек фотосы” акция­се узды, БТКның 30 еллык тари­хына багышланган күргәзмә дә эшләде. Соңгысында оешманың тарихы, өч дистә ел дәвамында алып барган эшчәнлеге белән та­нышырга мөмкин иде. Съездда катнашучылар игътибарына төрле чорга караган фоторәсемнәр, до­кументлар, татар халкының мил­ли уен кораллары, киемнәре, зәркан эшләнмәләре үрнәкләре тәкъдим ителде. Берүк вакытта төрле аудиторияләрдә дискусси­он мәйданчыклар эшләде. Алар: “Идел буе Болгар дәүләтендә Ис­лам динен кабул итүгә 1100 ел”, “Татар дөньясы һәм Ислам дине. Милли мирас”, “Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге”, “Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте. Гаиләнең, балалар бак­часы һәм мәгариф системасының роле”, “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек”, “Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре”, “Татар мәгълүмат кыры: алда торган бу­рычлар” һәм “Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре” дигән тема­ларны яктыртты.

VIII съездны тантаналы ачу да нәкъ шунда – Илһам Шакиров исемендәге зур концерт залында узды. Россия һәм Татарстан гимн-нары яңгыраганнан соң, делегат­ларны һәм шәрәфле кунакларны Васил Габделгаяз улы сәламләде, утырышның көн тәртибе белән та­ныштырды, VIII съезд БТК Уставы һәм Татарстан Республикасы пре­зиденты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә уздырылуын билгеләде. Утырыш кысаларында президиум  (48 кеше), мандат (7 кеше), редак­ция (15 кеше), хисап (9 кеше), се­кретариат (7 кеше) комиссияләре расланды.

Кич белән делегатлар өчен Татарстанның билгеле сәнгать осталары концерт бирде – Раяз Фасыйхов, Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Айдар Галимов, Фирдус Тямаев, Алина Шәрипҗанова, Марат Галимов һәм башкаларның чыгышларын халык таң калып тыңлады. Пермь краеннан, Чиләбе һәм Самара өлкәләреннән, Үзбәкстаннан килгән татар иҗат коллективларының чы­гышлары да кайнар алкышларга күмелде.

Бәйрәм концерты бергәләп «Ту­ган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Пленар утырышта президент катнашты

2 августта, съездның соңгы көнендә, «Kaзан Экспо» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узды. Анда шулай ук ТРның беренче пре­зиденты, Дәүләт Киңәшчесе Мин­тимер Шәймиев һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Пленар утырышны ачып, Та­тарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев Россия президен­ты Владимир Путин юллаган котлау телеграммасын укыды. “Бөтендөнья татар конгрессы Та­тарстан тормышында зур роль уй­ный, Россия халыклары арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга зур өлеш кертә. Бүген та­тар халкы вәкилләре Ватан алдын­дагы бурычларын намус белән үти, фән, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдә югары казанышлар күрсәтә», – диелгән иде телеграм­ма текстында.

Россия хөкүмәте рәисе урын­басары Марат Хөснуллин үзенең видеомөрәҗәгатендә конгрес-сның 30 ел эчендә гаять зур мәгърифәтчелек һәм белем бирү эше алып баруын, ныклы мәдәни элемтәләрне җайга салуда ярдәм итүен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә форумда катнашучыларга татар халкының киләчәгенә кагы­лышлы актив позицияләре өчен рәхмәт белдерде.

«Үз эшебездә без, беренче чи­ратта, сезгә таянабыз. Чын пат-риот булуыгыз, туган телне, го-реф-гадәтләрне, рухи-әхлакый кыйммәтләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү буенча эзлекле эшегез өчен сезгә олы рәхмәт белдерәм», – диде Рөстәм Нургали улы.

Моннан тыш, утырышта эчтәлекле докладлар яңгырады, аерым алганда, спикерлар әле өйрәнергә тиешле проблемалы те­маларны билгеләде.

«Без сезнең барлык тәкъдим-нәрегезне дә теркәдек, аларны исәпкә алып эшләячәкбез”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм: “Хәзерге заман чорының иң төп чакырылышларының берсе – глобальләшү. Бу шартларда милли үзенчәлекне, бай тарихи-мәдәни мирасны, гаилә кыйммәтләрен саклап калуда гаилә зур роль уй­ный. Шулай ук дин дә мөһим урын алып тора. Мәчетләрдә татар телен өйрәнү өчен шартлар туды­рырга кирәк. Без яңа проектларны актив үстерергә, башка регионнар­ны моңа җәлеп итәргә планлашты­рабыз», – дип өстәде.

Минтимер Шәймиев 1992 елда БТКның I съезды барлык өметләрне тулысынча аклады, дип билгеләп үтте.

«30 ел элек без, бөтен дөнья та­тарлары, беренче тапкыр тарихи ватаныбызга җыелдык. Ул вакыт­та форумның чакырылышы һәм татарларның рухи бердәмлеген раслау факты мөһим иде. БТК Башкарма комитеты оештырып, беренче съезд уздырдык, шунда татар милләте турында тулаем уйларга тиешле булуыбыз, ә Та­тарстан бөтен татар диаспорасын берләштерү функциясен үтәргә һәм Россиянең милли сәясәтенә уңай йогынты ясарга тиеш дигән бердәм фикергә килдек. 30 ел дәвамында безнең конгресс эз­лекле рәвештә нәкъ менә шул рәвештә эшләде һәм эшләячәк», – дип ассызыклады Минтимер Шәрипович.

Шулай ук утырышта делегат­лар киләсе биш елга Милли шура рәисе вазифасына кабат Васил Шәйхразиевны сайлады (аны Рос­сия Герое, очучы Дамир Юсипов тәкъдим итте) һәм 75 кешедән торган яңа составны раслады. Тик, ни сәбәпледер, тарихта беренче тапкыр, әлеге исемлеккә безнең өлкәдән берәү дә кермәде.

– Хөрмәтле делегатлар һәм ку­наклар! 5 ел дәвамында без нәтиҗәле эшчәнлек алып бардык. Алдагы биш елда да президенты­быз ярдәме белән, тагын да юга­рырак үрләргә ирешергә насыйп әйләсен. Татар халкы мәңгелек булсын! Бергә һәм бердәм булыйк! – дип мөрәҗәгать итте яңа сайлан­ган рәис милләттәшләренә.

Чынлап та, татар халкыбызның көче – бердәмлектә. Шушы девиз белән горур алга атлап, телебез­не, мәдәниятебезне, үткәнебезне саклап, киләчәгебезне барлап, түкми-чәчми үсеп килүче буынга тапшырып яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын иде.

Ә дүрт көн Казанда үткән съезд үзенең югары дәрәҗәдә оешкан­лыгы, әйтеп бетерә алмаслык уй-кичерешләре, яңа танышу­лары белән истә калачак һәм, һичшиксез, һәркемнең күңелендә матур, тарихи вакыйга булып озак еллар сакланыр.

Румия Хамзина

Сергач-Казан-Сергач.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*