tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүлəк иясен тапты
Бүлəк иясен тапты

Бүлəк иясен тапты

Озак еллар дəвамында төбəгебезнең агросəнəгатен үстерүгə зур өлеш керткəне, шул
юнəлештə намуслы хезмəт иткəне өчен һəм Сергач районы сабан туе бəйрəме уңаеннан
Печəнең Нарима- нов исемендəге СПК рəисе Сабер Садек улы Магҗановка өлкə авыл
хуҗалыгы министрлыгының Хөрмəт Грамотасын агымдагы атнада шушы район сабан
туен оештыручы, Сергач районының Земство җыены депутаты һəм уңышлы эшмəкəр
Ирфан Таһир улы Шаипов иясенə илтеп тапшырды. – Сабер абый, Сезнең туган авылыгыз
белəн районның социаль-икътисади тормышына куйган нəтиҗəле һөнəри хезмəтегез һəм
игелекле иҗтимагый эшчəнлегегез олы игътибарга лаек. Күптəн түгел генə Сез “Россия
агропромышленность комплексының хөрмəтле хезмəткəре” исемен алган идегез, ə бүген
төбəк министры хөрмəтенə ия булдыгыз.
Шул уңайдан авылдашларыгыз, райондашларыбыз һəм барча якташ миллəттəшлəребез исеменнəн Сезне хезмəтчел
казанышла- рыгыз белəн ихластан кайнар котлыйм, яңадан-яңа уңышлар телим! Гаилə
мəхəббəтендə һəм бəхетендə, казанган дан-абруегыз хөрмəтендə халкыбыз файдасына
озын-озак еллар хезмəт итеп яшəргə Ходай язсын үзегезгə, – дигəн сүзлəр белəн
тəбриклəде һəм бүлəклəде Сабер Садек улын Ирфан Таһирович. Əлбəттə, без дə бу җылы
котлау-телəклəргə кушылабыз һəм “Туган як” газетасына тираж белəн ярдəм итеп торганы
өчен, юл уңаеннан Сабер абыйга чиксез рəхмəтлəребезне белдерəбез.
Олег Хөсәинов