tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснай шәхесенә – 85!
Краснай шәхесенә – 85!

Краснай шәхесенә – 85!

5 август көнне, “Туган як” ның Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, берничә
шигырьләр җыентыгы авторы, Краснайның, тулаем Нижгар төбәге татарларының
күренекле шәхесе Зөһрә апа Сөләйманова үзенең гомер бәйрәмен – 85 яшьлек
юбилеен билгели.
Зөһрә апа Сечен районындагы бердәнбер татар авылы Красный Островта дөньяга килгән
һәм туган авылына тугры калып, шунда гомер итә. Бар тормышын яшь буынга белем-
тәрбия бирүгә багышлаган тәҗрибәле педагог һәрчак шигырь язу белән мавыккан һәм
“Туган як” газетасы гамәлгә куелу белән, иҗат җимешләре аның битләрендә бастырыла
башлап, тиз арада үз аудиториясен таба, эчтәлекле, тирән мәгънәле, әмма җиңел укыла
торган шигырьләрен халык бик яратып укый.
Зөһрә апаның китаплары да “Туган як” редакциясе ярдәме белән басылып чыкты.
Соңгы елларда ул кышларын башкалада балаларында уздыра, әмма яз җиткәнне
түземсезлек белән көтә, кече ватанын сагынуы, яратуы аның күпкырлы иҗатында да иң
зур урынны били дисәк, ялгышмабыз. Шулай ук гаиләсенә, мәхәббәткә, төрле
бәйрәмнәргә, вакыйгаларга, көн кадагындагы проблемаларга, яраткан “Туган як”
газетасына багышланган шигырьләре дә күп аның, соңгы китабында урын алган берничә
хикәясе дә бер сулышта укыла.
“Туган як”ны беренче саныннан башлап, бер калдырмый алучы тугры укучыбыз, якын
дустыбыз, профессиональ язучыларга тиң булырдый һәвәскәр шагыйрә булган хөрмәтле
Зөһрә Билял кызын ихластан олы юбилее белән котлыйбыз!
Зөһрә апа, Сезгә саулык, хәерле озын гомер телибез. илһам чишмәгез булган бала-
оныкларыгызның кадер-хөрмәтен-дә тагы да күп кенә юбилейларыгызны каршы алырга
язсын Ходай Тәгалә. иҗат чишмәгез саекмасын, яңадан-яңа шигырьләрегез белән гел
шатландырып торыгыз!
Олы ихтирам белән
“Туган як” редакциясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*