tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда «Кара пулат» операсы open-air форматында күрсәтеләчәк
Болгарда «Кара пулат» операсы open-air форматында күрсәтеләчәк

Болгарда «Кара пулат» операсы open-air форматында күрсәтеләчәк

12-13 августта  «Кара пулат» операсы янәдән тамашачы хозурына тәкъдим ителәчәк. Музыкаль әсәр Болгар музей-тыюлыкның мәйданында open-air форматта күрсәтеләчәк. Аны, гадәттәгечә, театр сәхнәсендә түгел, ә үзенчәлекле бина фонында – XIV гасырда яшәгән Алтын Урда осталары төзегән уникаль тарихи һәйкәл – Кара пулат янәшәсендә тамаша кылып булачак.

Композитор Эльмир Низамовның, Ренат Харис либреттосы буенча язылган «Кара пулат» операсы премьерасы 2015 елда Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Шәймиев Минтимер Шәрип улы җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган иде. Сигез еллык тәнәфестән соң,  май аенда Кәрим Тинчурин театрында кабаттан куелды.

Быел операда яңа артистлар да чыгыш ясады. Төп рольләрне артистлар Илүсә Хузина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Тинчурин театры труппасыннан операда Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Илнур Байназаров һәм Зөлфәт Закиров катнаша.

Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис; режиссер-куючы Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун, музыкаль җитәкче һәм дирижёр М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Ильяс Камал.

12-13 августта күрсәтеләчәк әлеге мәдәни чараның режиссеры – Илгиз Зәйниев. Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр чыгышы көтелә. Кара пулат объектында заманча  ут визуализациясе эффекты, 3 D maping кулланылачак,  оештырганда тарихи-мәдәни мирасны саклауның барлык таләпләре исәпкә алынды.

Проектның продюсеры, Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә «Кара пулат» операсын күрсәтү борынгы Болгар территориясендә open-air форматында (саф һавада) узачак. «Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу – бөтен дөнья өчен, кыйммәте булган күренекле урын. Һәм безгә кешеләрдә тарихны өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен проектлар кирәк», – дип ассызыклады Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев.

«Кара пулат» операсы  20.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

 

Белешмә өчен

Исегезгә төшерәбез, «Кара пулат» операсының нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган  унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый. Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак кимнән хан кызы пәйда була. Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә.

Операның куючы-рәссамы – Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссам – Асель Исмәгыйлева, балетмейстер  – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Исмәгыйлев, хормейстер Динә Венедиктова, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*