Узган атнада Татарстанның Теләчедәге “Батыр” спорткомплексында билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары булып үтте.
Безнең көрәшчеләр Түбән Новгород һәм Мәскәү шәһәрләре командалары өчен чыгыш ясады. Дөнья чемпионы Эмиль Незаметдинов ирекле көрәш буенча үз авырлыгында Мәскәү өчен 1 урынны яулады, ә Түбән Новгородтан килгән Ришат Сабитов, Рөстәм Бадяутдинов һәм Айрат Алеев (тренерлары Рамил Юсыпов) үз категорияләрендә өченче урыннарны алдылар.
Нижгар командасына шушы турнирга барып кайтырга булышканы өчен Ирфан Шаиповка зур рәхмәт белдерәм. Аллаһы боерса, аның җитәкчелегендә туган төбәгебездә яңа гына оешып килгән милли көрәш федерациясе милли спортыбызның үсешенә зур этәргеч булыр дип ышанам. Ә бу турнирда җиңүчебезне һәм призерларыбызны ихластан тәбрик итәм!
Рушан РАМАЗАНОВ,
билбаулы көрәш буенча
Бөтенроссия федерациясе президенты.
Мәскәү-Суыксу.