tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгарлылар пьедесталда
Нижгарлылар пьедесталда

Нижгарлылар пьедесталда

Узган атнада Татарстанның Теләчедәге “Ба­тыр” спорткомплексында билбаулы көрәш бу­енча Бөтенроссия ярышлары булып үтте.

Безнең көрәшчеләр Түбән Новгород һәм Мәскәү шәһәрләре командалары өчен чыгыш ясады. Дөнья чемпионы Эмиль Незаметдинов ирекле көрәш бу­енча үз авырлыгында Мәскәү өчен 1 урынны яула­ды, ә Түбән Новгородтан килгән Ришат Сабитов, Рөстәм Бадяутдинов һәм Айрат Алеев (тренерлары Рамил Юсыпов) үз категорияләрендә өченче урыннарны алдылар.

Нижгар командасына шушы турнирга барып кайтырга булышканы өчен Ирфан Шаиповка зур рәхмәт белдерәм. Аллаһы боерса, аның җитәкчелегендә туган төбәгебездә яңа гына ое­шып килгән милли көрәш федерациясе милли спортыбызның үсешенә зур этәргеч булыр дип ышанам. Ә бу турнирда җиңүчебезне һәм призер­ларыбызны ихластан тәбрик итәм!

Рушан РАМАЗАНОВ,

билбаулы көрәш буенча

Бөтенроссия федерациясе президенты.

Мәскәү-Суыксу.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*