19нчы июнь көнне Нижневартовск шәһәрендә Федераль Сабан Туе дәвам итәчәк. Аның ачылышында Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Наталья Комарова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һ.б. чыгыш ясадлар.
19нчы июнь көнне сәгать 10:00 концерт программасы, ә 11:00 сәгатьтә милли көрәш уздырылуы көтелә. Федераль Сабан Туен онлайн рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында карап булачак.