tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәрендә узучы Федераль Сабантуйда катнашты
Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәрендә узучы Федераль Сабантуйда катнашты

Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәрендә узучы Федераль Сабантуйда катнашты

Бүген Нижневартовск шәһәрендә Федераль Сабан Туе уздырыла. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

“3 ел элек биредә  2021 елда Федераль Сабан Туен үткәрү турында карар кабул ителгән иде. Моның өчен без Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Наталья Владимировнага бик рәхмәтлебез. Ханты-Манси автономияле округы губернаторы урынбасары  Алексей Шипилов җитәкчелегендәге оештыру комитеты төзелде һәм 3 ел дәвамында без актив әзерлек алып бардык, – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Шулай ук Милли Шура рәисе кунакларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.

“Кадерле дуслар! Хөрмәтле милләттәшләр! Барлык татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән сәламлим һәм милли бәйрәмебез – Сабан Туе белән котлыйм! Татарлар яшәгән барлык җирдә дә Сабан Туен үткәрү безгә мәдәни чыганакларга кагылу, бер телдә аралашудан ләззәт алу, иң яхшы сыйфатларыбызны һәм иҗади сәләтләребезне күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Бүген Сабан Туе Татарстанда да, Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә дә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә дә билгеләп үтелә. Бәйрәмебез Россиянең күпмилләтле мәдәниятенең бөек елъязмасында урын алып, уртак рухи байлыкка әйләнүе белән горурлана алабыз. Бу матур бәйрәм сезгә яхшы кәеф, яңа дәрт, уңай хисләр китерсен!”- диелгән ТР Президентының котлау хатында.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“Татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, иҗтимагый эшчәнлектәге казанышлары өчен” “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән “Мирас” Нижневартовск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Ринат Әбүзәров бүләкләнде.

“Татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, милләтара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен” Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте “Нижневартовск шәһәренең “Мирас” татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Рафаил Мөхәммәтҗановка белдерелде.

Әгъзам Низаметдинов, Марат Хәмәтгәрәев һәм Ринат Азюков татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу” дәүләт программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессыннан Нижневартовск шәһәренең “Шатлык” татар-башкорт ансамбленә татар милли киемнәре бүләк ителде.

Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Нижневартовск шәһәренең “Мирас” татар милли-мәдәни автономиясенә микроавтобус алу өчен сертификат тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*