tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нократ Аланы шәһәрендә Киров өлкәсенең “Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” IV татар форумы үтте
Нократ Аланы шәһәрендә Киров өлкәсенең “Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” IV татар форумы үтте

Нократ Аланы шәһәрендә Киров өлкәсенең “Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” IV татар форумы үтте

14 февральдә Нократ Аланы шәһәрендә Киров өлкәсенең “Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” IV татар форумы үтте. Чараны оештыручылар – “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” өлкә иҗтимагый оешмасы, Нократ Аланы шәһәр администрациясе, “Победа” мәдәният сарае, информацион яктан Халыклар иҗаты йорты (Киров шәһәре) ярдәм күрсәтте.

Форум бәлештән башлана

Форум кысаларында “ХАНЫМ-БИКӘ-2021” дип аталган яшь татар хатын-кызлары арасындагы бәйге финалы да каралган иде. Финал сәгать өчтә генә, “Победа” мәдәният йорты фойесында бәйрәм ыгы-зыгысы исә иртән үк башланды. Сәгать тугызга “Сәфәр” кибете кулинар цехы (Гаязова Х. Ә., Кукмара) татар халык камыр ашларын өлгертеп алып килде. Ит бәлеше, гөбәдия, пирогларның хуш исе бар якка таралды, бу һәр татар форумы алдыннан шулай. Өлкәнең татар конгрессы кадерле кунакларын табын җәеп каршы ала, заказ конгрессның сыналган партнеры “Сәфәр”гә бирелә.

Бераз соңрак шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре килеп җитте. Алар алдан әзерләп куелган өстәлләрен башта киндергә чигелгән татар сөлгесе белән бизәделәр һәм өстәлләргә сый тезә башладылар. Бу сый башка төрле иде – җан һәм аң азыгы: “Татар халкының тарихы, мәдәнияты һәм традицияләре” дигән китап күргәзмәсе. Шәһәр үзәк китапханәсе ел да форумга бай эчтәлекле татар басмалары белән килә. Татар конгрессы форум уңаеннан китапханәгә үз фондыннан китаплар бүләк итте. Фойедагы экранда исә Казан режиссеры Алмаз Нургалиев тарафыннан төшерелгән “Тәрбия баскычлары” фильмының өченче бүлеге. Берничә өлештән торган “Тәрбия баскычлары” проект авторы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова.

Форум кунаклары көндезге уникегә чакырылган. Татарстан Республикасы Балтач һәм Мамадыш районнары җитәкче урынбасарлары Илһам Гайнетдинов һәм Муса Хуҗаҗанов, Саба һәм үзебезнең Малмыж районнары мәдәният бүлеге җитәкчеләре Рөстәм Заһидуллин һәм Гөлназ Сәйфетдинова иң ераклардан килүчеләр.Нократ Аланы шәһәр башлыгы Валерий Машкин һәм район башлыгы Андрей Чернов белән кунаклар уртак тел табып сөйләшеп утырган арада башка кунаклар да табын артына җыелды.

Җан азыгы

Әйе, форум ит бәлеше чыгарылган табын артында башланып китте, аннан кунакларны тагын бер түгәрәк өстәл көтә иде. Бу түгәрәк өстәл артында без җан һәм аң, тарих һәм хәтер турында сөйләштек. Түгәрәк өстәлнең модераторы – алып баручысы итеп быел да мин билгеләнгән идем, шуңа күрә аның башлануын мин бераз борчылып көттем. Темасы: нәсел тамырларыбызның Россия дәүләте тарихында булган халык исәбе алуларда чагылышы. Сөйләшәсе сүз күп, бирелгән вакыт эченә генә сыеп бетеп булырмы, теманы ачып бетерә алырбызмы?

Әзерлек йөзеннән, түгәрәк өстәлнең булачак төп спикерлары – Иске Пенәгәр авылы имамы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов һәм Кукмара шәһәре Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин белән, алдан ук очрашып, уртага алып сөйләшәсе сүзләрне барлаган идек. Башлап сөйләүне төбәк тарихы китаплары авторы Фәрит Вәлиевка бирергә булдык. Ул шулай ук Кукмарадан, безнең Зиятдин хәзрәт белән бу юнәлештә бергә эшлиләр.

Шушы өч кеше тырышлыгы белән күптән түгел “Туеш авылы серләре яки Шәһәр тудырган авыл” исем астында Туеш бистәсенең тарихына кагылышлы, анда яшәгән һәм яшәүче кешеләр турында бик күп мәгълүмат сыйдырган китап бастырылды. Минем теләк, түгәрәк өстәл барышында, шушы китап нигезендә безнең төбәкләр тарихын язу эшен ничек башлап җибәрәсе һәм ничек очлап чыгу турында сөйләшү иде.

Нидән башлыйсы?

Фәрит әфәнде үзенең чыгышын нәсел тамырларын барлау йөзеннән шәҗәрә төзү турыда сөйләүдән башлап җибәрде. Төбәк тарихы ул бит анда яшәүче кешеләр тарихы!

– Шәҗәрә төзүдә Россия дәүләтендә патша заманнарында ук үткәрелә башлаган халык исәбен алу буенча сакланып калган документлар ярдәмгә килә, – дип белдерде Фәрит әфәнде.

Халык санын башта тулысынча алмаганнар, салым салу өчен хуҗалык саны да җиткән. Крепостной хокук гамәлдән чыкканчы ун мәртәбә “ревизия” дип тарихка кереп калган исәп булган. Ул тулы булмый, Россиядә чынлап торып халык саны беренче тапкыр бары тик 1897 елда гына алына. Совет власте башында тулысынча беренче тапкыр 1926 елда үтә.

Татарларга нәсел барлаганда ярдәмгә элек-электән мәчетләрдә алып барыла торган метрикә китаплары да килә. Безнең як күп кенә авылларның метрикә китаплары Зиятдин хәзрәт тарафыннан укылган. Үз авылы метрикә китаплары нигезендә ул якын тирәдәге татар авыллары кыз алышкан-бирешкән, шуның нәтиҗәсендә безнең нәсел тарихларыбыз уртак ди. Чыннан да, регионнар арасындагы чик ул бит картада гына сызылган, халык элек-электән тыгыз элемтәдә тора. Мәсәлән, Иске Пенәгәр авылы кыз алу-биреш аша 59 авыл белән бәйле.

Нәсел барлый башлаучылар өчен иң беренче адым исә, Фәрит әфәнде белдерүечә, җирле идарәләрдә саклана торган хуҗалык кенәгәләренә мөрәҗәгать итү. Анда һәр хуҗалыкка кагылышлы тулы мәгълүмәт бар. Мәсәлән, Туеш тарихына багышланган китапка 1943-1945 еллар хуҗалык кенәгәсе кертелгән.

Төрле яктан

Түгәрәк өстәл ул нинди дә булса теманы алып аны төрле яктан ачу. Аның барышында сораулар тумаса максатына ирешмәгән дигән сүз. Беренче кызык сорау: ни өчен без җиде буынга хәтле ата-бабаны белергә тиеш? Җавапны Киров өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте (Уфага караган) рәисе Зөфәр хәзрәт Галиуллин бирде.

Метрикә кәгазьләре, гомумән, безнең тарихка кагылышлы бик кызыклы мәгълүмәтләр чыганагы. Шуларның берсе – никах теркәгәндә язылып куелган мәһәр бәясе. Хәзер генә без, хатын-кыз, әллә ни уйламый кияүгә чыгабыз, егетеләр дә өйләнгәндә акча ягы турында артык борчылмыйдыр. Элек кияү кеше кыз алганда мәһәр түләгән. Түгәрәк өстәлнең бу турыда сөйләшкән өлеше аеруча җанлы үтте.

Түгәрәк өстәлдә Малмыж районы кайбер авылларыннан килгән хәзрәтләр дә катнашты. Сөйләшү алар өчен дә кызыклы булды дип уйлыйм. Ә иң бирелеп тыңлаган кеше дип Түбән Шөн имамы Рифат хәзрәтне атар идем. Әле узган көз үк аның белән бер очрашкач төбәк тарихын авыл кешеләре язмышы аша барлауны башлау турында фикер алышкан идек. Түбән Шөн китаплары бу юнәлештә һичшиксез, зур ярдәм итәчәк. Айрат хәзрәт Туеш тарихына багышланган китапны Рифат хәзрәткә бүләк итте, бәлки, бу зур эш башы булыр.

Фәрит әфәнде дә бүләк белән килгән булып чыкты, ул һәркемгә әле генә басылып чыккан китабын өләште. “История родного края, Кукморский район.XVII век. Становление” дип аталган басма егерме чыгарылыштан торган сериянең беренчесе икән. Менә бу бүләк, менә бу үрнәк үрнәк!

Түгәрәк өстәлгә Урта Шөн авыл җирлеге “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рәмзия ханым Габдрахманова Түбән Шөннән кул эшләре остасы Рәүфә ханым Абдуллинаны чакырган иде. Рәүфә ханым бөтендөнья буйлап татар сөлгесе чигү проектында катнашып, “Ак калфак” бөтен татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова рәхмәт хатына лаек булды. Киров өлкәсе татарларының борынгы чигү үрнәген торгызган Рәүфә ханыма рәхмәт хаты тапшырылды.

Түгәрәк өстәлдә шәһәр башлыгы Валерий Машкин һәм район җитәкчесе Андрей Чернов та катнаштылар. Икесе дә диккать белән тыңлап утырдылар. Андрей Юрьевич, соңыннан, үзем өчен күп кенә яңа нәрсә белдем диде.

Россия – уртак Ватан

“Киров өлкәсе татарлары конгрессы” өлкә иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” IV ачык форум юкка гына нәсел шәҗәрәләренең Россия дәүләте халык саны алу тарихында чагылышы турында сөйләшүдән башланып китмәде. Киләчәктә без милләт буларак югалмас өчен тамырларыбызны белү бик тә кирәк.

– Бүген һәркем үз туганнары арасында өлкән яшьтәгеләргә игътибар итсен иде, алар хәтерендә саклана торган вакыйгаларны яздырып алырга кирәк. Авылда кем кемгә туган икәнлеген кемнәр белән йөрешкәннән дә ачыклап була, өлкәннәр аны белә. Элеккеләрне хәтерендә барлый алырлык буын 5-10 елдан китеп бетәчәк, ашыгырга кирәк, – диде Иске Пенәгәр имамы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов, аның фикерен Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин да җөпләде.

Аерым игътибарны шулай ук яшь буын да сорый. Туган илеңә, торган җиреңә карата мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнә. Нократ Аланы рәсем сәнгате мәктәбе укытучысы Фәния ханым Мөхәммәтдинова форумга тәкъдим иткән балалар рәсеме күргәзмәсе юкка гына “Россия – безнең уртак йортыбыз” дип исемләнмәгән иде.

Әйе, Россия – уртак йортыбыз, уртак Ватаныбыз. Һәр милләт үз йөзен саклап кала алганда гына Ватанда тигез булып яши ала.

Алты номинация

Нократ Аланы шәһәренең “Победа” мәдәният сараенда оештырылган «Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” форумы чаралары, шулай итеп, эчтәлеге буенча бер җепкә тезелеп барды да, ахырына якынлашты. Ахыры – “ХАНЫМ-БИКӘ-2021” конкурсы финалы. Конкурс 18 яшьтән алып 35кә хәтле булган яшь хатын-кызлар арасында игълан ителгән иде. Алты номинация: “Ханым-бикә”, “Оста бикә”, “Хуҗа бикә”, “Асыл бикә”, “Сәхнә йолдызы” һәм “Зирәк бикә”. Һәр номинацияне бәяләү ун балл кысаларында, иң күп балл җыйган ханым “Милләт күрке -2021” дип игълан ителә.

Бәйге регионара. Катнашырга башта тугыз кеше теләк белдергән иде, финалга алты кеше генә калды. Лилия Фазлыева, Әлфия Фәләхетдинова, Алсу Вәлиева, Ләйсән Вафина һәм Рәзинә Шаһиева Киров өлкәсе исемен якласа, Римма Рәхимуллина Татарстанның Кукмара районы данлыклы Вахит авылыннан.

“Ах!” иттеләр

Әзерлек вакытында “Победа” мәдәният сараеның коллективы тулысы белән кызларны конкурска әзерләүдә катнашты дисәм һич кенә арттыру булмас. Әзерлек эшләренең дилгебәсе “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе Рәйсә ханым Мөхәммәтшина кулында иде. Сценарий, җентекләп, мәдәният сараеның милли коллективлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Альбина Нәбиуллина тарафыннан язылды. Ханымнарыбызның сәхнәгә матур итеп чыгышын, бер ай буе репетицияләр ясатып, мәдәният сарае хореографы Татьяна Гришачёва әзерләде һәм башкалар, һәм башкалар. Аерым рәхмәтне Урта Шөн авыл җирлеге “Ак калфак” җитәкчесе Рәмзия Габдрахмановага әйтәсе килә.

Беренче репетиция вакытында кызларыбыз ничек басарга, баскач кулларын кая куярга белмәсә, конкурс көнне сәхнәгә милли кием белән дефилегә чыкканда аларны танып булмаслык иде. Башлары патшабикәләрчә горур итеп күтәрелгән, болай да килешле буй-сыннарын тагын да матурлаткан төз арка, атлаулары подиумга чыккан модельләрчә, бер дә кимен куймыйлар! Зал “Ах!” итте һәм алкышларга күмде.

Менә алар, милләт горурлыгы!

Берсеннән-берсе матур булган катнашучыларыбыз үз осталыкларын күрсәтә башлагач тамашачы тагын “Ах!” итте. Усть-Люга бистәсеннән булган Лилия Фазлыева белән Урта Шөн авылы килене Рәзинә Шаһиева моңлы тирән тавыш белән җырлап кеше күңелен яуладылар. Лилия ханым Сосновка интернат-мәктәбендә һәм үзе яши торган бистәдә клубта эшли, бүгенге көндә Ижау дәүләт университетында икенче югары белем ала, бәйгедән соң ул икенче көнне үк сессиягә китте. Рәзинә ханым Нократ Аланы балалар бакчаларының берсендә тәрбияче булып эшли. Ләйсән Вафина Иске Пенәгәр авыл клубы хезмәткәре, Римма Рәхимуллина Вахит авылы балалар бакчасында тәрбияче, алар икесе дә сәхнәгә шаян татар биюе белән чыкты. Ләйсән ханым авыл клубында балаларны биергә өйрәтә, осталыгы чарланган, сәхнәдә очып кына йөрде дияргә була. Риммага ярдәмгә Кукмара районының иң оста биючесе – Вахит авылы клубы балетмейстры Илназ Шафигуллин үзе килгән иде. Римма Илназның үзеннән кимен куймады тагын. Әлфия Фәләхетдинова белән Алсу Вәлиева сәхнәләрдә онытыла барган жанр – сәнгатьле укуны яңарттылар. Әлфия ханым шәһәрнең “Тиара” кунакханәсендә эшли, Алсу ханым исә “Фабрикантъ” тегү оешмасында хезмәт итә. Икесе дә шигырь уку остасы икән, алар башкаруында шигъри юллар йөрәкләрнең иң нечкә кылларын чиртә алды.

Ә тегеп китергән калфаклар? Һәр калфак исемле, ул исемнәр ни тора- “Серле мәхәббәт”, “Йолдызлы күк”, “Зәңгәр күл”, “Тылсымлы йолдыз”, “Җәйге алан”, “Энҗе бөртеге” ! Дүрт ханым милли киемнәрен дә үзләре теккән иде – Алсу Вәлиева, Ләйсән Вафина, Римма Рәхимуллина һәм Әлфия Фәләхетдинова.

Ә кулинар конкурс башлангач тамашачы ни эшләде дисезме? Әйе, борынларны кытыклап чыккан татар халык ашларының хуш исеннән төкрекләрен йотып куйды!

Иң дулкынландыргыч минутлар интеллектуаль конкурс башлангач булды. Конкурсантларыбыз татар халкы тарихының иң хәлиткеч чорында Казан ханбикәсе булган Сөембикә турында сорауларга җавап бирделәр.

Финал

Жюри мәртәбәле иде. Киров өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Зөфәр хәзрәт Галиуллин, Казанда басыла торган “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакторы Галия Хәбибрахманова, Татарстанның Татарстанның атказанаган укытучысы Зөмәрә Җиһаншина, Нократ Аланы социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Наталья Говорун, жюри рәисе – “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” өлкә иҗтимагый оешма рәисе урынбасары, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Шәмсия Хәлимова.

“ХАНЫМ-БИКӘ-2021” яшь татар хатын-кызлары арасында оештырылган конкурс финалы “Победа” мәдәният сарае, Саба районы иҗат коллективлары тарафыннан куелган концерт номерлары белән үрелеп барды.

Конкурсны алып баручылар:Казан каласында үткән “Яшь йөрәкләр” халыкара конкурс Гран-при иясе, “Йолдызлык”, “Татар җыры” халыкара вокал клонкурслар лауреаты Гөлүс Хәбибрахманов һәм Нократ Аланы Г. С. Шпагин музей-йорты мөдире Әнисә Хәлимова.

“ХАНЫМ-БИКӘ-2021” яшь татар хатын-кызлары арасында гүзәллек һәм күркәмлек, осталык һәм зирәклек конкурсында һәр катнашучы кайсы да булса бер номинациядә җиңүче дип игълан ителде. “Милләт күрке” исеме Әлфия Фәләхетдиновага бирелде.

Барлык катнашучылар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Генераль иганәче – Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, Өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты, “Молот-Оружие” машина төзүчеләр заводы генераль директоры Равил Нургалеев. Шәхси эшмәкәрләр (“Мясо тойменское”) Рафис белән Фәнзилә Мингазовлар ел да форум үткәргәндә саллы гына үз өлешләрен кертәләр. Илдар Гыйматдинов (“Вода вятская”) шулай ук ел да булыша. Сосновка шәһәре башлыгы Наил Сәитов үзе килә алмаса да, бүләкләр җибәргән иде. Жюри әгъзасы Зөмәрә Җиһаншина ерак Австралиядә яшәүче Сафия ханым Вәлиеваның Казанда басылган “Әнием” китабын һәр җиңүчегә бүләк итеп бирде. Форумны бар иткән, бәйгене оештырганда өлеш керткән бар кешегә Равил әфәнде Нургалеев үзенең рәхмәтен белдерә.

Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*