tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарманда район күләмендә балалар җыр бәйгесе үткәрелде
Сарманда район күләмендә  балалар җыр бәйгесе үткәрелде

Сарманда район күләмендә балалар җыр бәйгесе үткәрелде

Моннан берничә көн элек Сарманда район күләмендә үткәрелгән балалар җыр бәйгесе шулай дип исемләнгән иде. Бәйгенең өченче тапкыр үткәрелүе, максаты – туган телне үстерү, халыклар арасында дуслыкны ныгыту белән беррәттән, бөек җырчыбыз Илһам Шакировның иҗатын тирәнтен өйрәнеп, аны пропагандалау, мәктәп укучыларында халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү һәм җыр өлкәсендә талантлы яшьләрне барлау. Район хакимиятенең теләктәшлеге белән «чишмә»гә ирле-хатынлы Миләүшә һәм Илдар Гамировлар нигез салган. Райондашлары аларга чиксез рәхмәтле.

– Мин аларга сокланам. Алтын йөрәкле, мәрхәмәтле Гамировларның яхшылыкларын, районга кылган игелекләрен санап бетерерлек кенә түгел, – диде район хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллин. – Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировка район үзәгендә бюст кую идеясе белән дә алар чыккан иде, максат тиз арада гамәлгә ашырылды, сәнгать мәктәбенә Илһам Шакиров исемен бирү дә аларның тәкъдиме белән эшләнде. Районыбызда чыныгу алган Габдулла Тукай премиясе лауреатларына стела кую да аларның ярдәме белән башкарылды. Менә хәзер шаккатмалы җыр бәйгесе.
Әйе, бәйге сокландыргыч иде. Татар халык җырларын, Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкаруны төп максат иткән бәйгедә 150ләп бала катнашты, араларында мәктәп яшенә җитмәгәннәр дә бар иде. Һәммәсе милли киемнән, сәхнәгә чыгарга атлыгып торалар. Сайлап алу турлары авылларда узган, финалга чыгучылар исә гала-концертта катнашу хокукына ия. Бәйгенең «Туган тел» белән башлануы, аның да районда гомер итүче халыклар телләрендә дә башкарылуы күңелгә сары май булып ятты, республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча актуаль иде бу. Аннан инде бүген сәхнәләрдә сирәк яңгыраучы «Ай былбылым», «Зәке-зәке-Бибизәке», «Сандугач-күгәрчен», «Ай җаный, вай җаный», «Дим-дим», «Әйдә-әйдә, кайда-кайда…», «Ашхабад», «Әнисә», «Күңелле җырлар» һ.б. халык җырлары; Илһам абый репертуарындагы «Идел буе каеннары», «Очрашу җыры», «Кама буе – туган як», «Җәй айлары», «Кулъяулык» һ.б. җырлар яңгырап тамаша залындагы һәркемне таң калдырды. Бик эчтәлекле, сокланып туймаслык, Казанда уздырылган «Татар сүзе» бәйгесенә аваздаш иде бу. «Татар сүзе»ндә чәчмә әсәрләрне башкару осталыгы таң калдырса, Сарманда укучы балаларның җыр сәнгате югары баскычта иде. Җырларны ялгыз да башкардылар, вокал ансамбльләр дә әсир итте. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре, дипломнар һәм әти-әниләре, туган-тумачалары белән бергә чәй эчүне тәгаенләп бәйрәмчә бизәлгән тортлар тапшырылды.
Бәйге озын гомерле булыр, киләсе елларда тир-күрше районнарда, зоналап үткәрелер, шулай итеп республика күләменә чыгар, танылу алыр дип өметләник. Һәрхәлдә, шундый теләкләр яңгырады. Яхшы башлангыч хуплауга бик лаек. Игелекле Илдар Гамировның сәнгать мәктәбенә аппаратура, колонкалар бүләк итүе, мөмкинлекләр чикләнгән балаларга бүләкләр тапшыруы да киләчәккә өмет баглаудан иде булса кирәк.
Талантлар исә үсә тора, аларны күрә, рухландыра белергә генә кирәк. «Баламишкин»ны башкарган 8 яшьлек Азамат Исламовның әнисе дә шундый фикердә.
– Азамат – миңа 43 яшь тулгач дөньяга аваз салган бала ул, карында вакытта ук без аңа исем сайлап куйган идек инде. Азамат гарәпчәдән көч-куәтле-кодрәтле-фидакарь дигәнне аңлата. Без аның шушы сыйфатларга ия булуын телибез дә һәм теләгебез чынга ашып килә. Бик тәвәккәл ул. Өч яшендә бакчага йөри башлады, дүрт тулганда хәрефләр белән кызыксына иде, биш яшендә иҗекләр төзи иде инде. Тәрбияче: «Азамат «Бәхет йолдызы» конкурсында катнашачак», – дигәч мин, иртәрәк түгелме икән, дип бераз аптырап та калган идем. Менә шуннан китте инде. Ирем белән киңәшләштек тә улыбызны музыка мәктәбенә, вокал бүлегенә бирдек. Мөгаллимә Расиха апа Хәмидуллина Азаматны җырларга гына түгел, җыр сүзләренең мәгънәсен аңлап, дөрес әйтелешенә, яңгырашына да өйрәтте. Улыбыз курайда да уйнарга өйрәнде, киләчәк уңышларда сәламәтлекнең мөһимлеген аңлап, спорт белән дә ныклап шөгыльләнә башлады. Сарман балалары да җырламаса, тагын кем җырлар? – ди Зөлфия ханым.
… «Илһам чишмәсе» мул сулы, тәнгә сихәтлекне, җанга рәхәтлекне шулай ук мулдан бирә торган.
Сарман чишмәләренең суын эчеп үскән Илһам абыйларны, Зөһрәләрне тыңлаган кебек, балаларны да тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*