Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә “Безнекеләр-ул без” дип аталган хәйрия акциясе узды.15 гыйнварда мәчет имам хатыйбы Әнвәр хәзрәт Әширов хәрбиләр (СВО) өчен посылкалар җыю башлануы турында игълан итте. Чакыруга безнең Новокузнецкның күп кенә халкы, мәчет әгъзалары да, гади кешеләр дә җавап бирде. Кыска вакыт эчендә мәчет фойесы азык-төлек, тушенка, куерткыч, макарон, тоз, шикәр булган тартмалар белән тутырылган, медикаментлар сатып алынган, шулай ук мәхәллә кешеләре бәйләнгән бияләйләр, йон оеклар, шарфлар һәм башка җылы әйберләр алып килгәннәр. 21 гыйнварда якшәмбе көнне хатын-кызлар, якшәмбе мәктәбе укучылары (татар телен һәм дин нигезләрен өйрәнүчеләр) бөтен товарны тартмаларга салдылар. Барлыгы 62 тартма килеп чыкты. Әлеге йөкне ике машинада Новокузнецк шәһәрендәге кабул итү пунктына алып килеп волонтерларга тапшырдылар.

Көмеров өлкәсе Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете