tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә “Безнекеләр-ул без” дип аталган хәйрия акциясе узды
Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә “Безнекеләр-ул без” дип аталган хәйрия акциясе узды

Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә “Безнекеләр-ул без” дип аталган хәйрия акциясе узды

Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә “Безнекеләр-ул без” дип аталган хәйрия акциясе узды.15 гыйнварда мәчет имам хатыйбы  Әнвәр хәзрәт Әширов  хәрбиләр (СВО) өчен посылкалар җыю башлануы турында игълан итте. Чакыруга безнең Новокузнецкның күп кенә халкы, мәчет әгъзалары да, гади кешеләр дә җавап бирде. Кыска вакыт эчендә мәчет фойесы азык-төлек, тушенка, куерткыч, макарон, тоз, шикәр булган тартмалар белән тутырылган, медикаментлар сатып алынган, шулай ук мәхәллә кешеләре бәйләнгән бияләйләр, йон оеклар, шарфлар һәм башка җылы әйберләр алып килгәннәр. 21 гыйнварда якшәмбе көнне хатын-кызлар, якшәмбе мәктәбе укучылары (татар телен һәм дин нигезләрен өйрәнүчеләр) бөтен товарны тартмаларга салдылар. Барлыгы 62 тартма килеп чыкты. Әлеге йөкне ике машинада Новокузнецк шәһәрендәге кабул итү пунктына алып килеп волонтерларга тапшырдылар.

Акция ахырында Әнвәр хәзрәт мөрәҗәгать белән чыгыш ясады: “Кузбасс мөселманнары барлык дини конфессияләр белән бергә, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәләр, безнең җиребез  нацизмнан, фашизмнан бер тапкыр һәм мәңгегә чистартылсын өчен, хәрби хәрәкәтләрне тизрәк тәмамлауны сорыйлар. Безнең егетләр югалтуларсыз җиңү белән, үз гаиләләренә, үз шәһәрләренә кайтсыннар- дип догалар кылынды.

 

Көмеров өлкәсе  Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*