Новосибирск өлкәсе Куштау районыннан Исмәгыйль хәзрәт Мансуров яшьләрнең дингә килүен әйтте.
«Бездә дин күтәрелә. Мөселманнар мәчетләргә йөри башлады. Яшьләр арасында ураза тотып, ифтарларга йөрүчеләр күп», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Исмәгыйль хәзрәт Мансуров әйтүенчә, мәчеттә татарча укытучы остазлар булса да, яшьләр телне бик начар белә.
«Рус авылында торабыз, татарлар әз. Өйдә үзара татарча сөйләшәбез, безгә әти-әниләр өйрәтеп калган, яшьләр белән авыррак шул», — диде.
Гөлнар Гарифуллина