tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идель» журналының яңа санын Универсиада авылында тәкъдим итәчәкләр
«Идель» журналының яңа санын Универсиада авылында тәкъдим итәчәкләр

«Идель» журналының яңа санын Универсиада авылында тәкъдим итәчәкләр

Чәршәмбе көнне, 9 июньдә, Казанда рус телендәге «Идель» яшьләр журналының июнь санын тәкъдим итәчәкләр. Чара 15:00 сәгатьтә Универсиада авылы территориясендәге арт-киңлектә узачак.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең студентлар советы журнал редакциясе белән берлектә «IDЕЛЬ-party» уздырачак. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Очрашу программасында татар теленә һәм мәдәниятенә, Татарстан башкаласы географиясенә һәм тарихына багышланган «Идель» квизы, заманча һәм халык җыр-биюләре каралган. Кунаклар алдында халыкара бәйгеләр лауреатлары, шулай ук студентлар чыгыш ясаячак. Кунакларны үлән чәе һәм милли ашлар белән сыйлаячаклар.

Бәйгеләрдә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә «Идель» журналы истәлекле бүләкләр һәм акча тапшыра. Очрашуда журналның соңгы номерын алырга мөмкин. Әлеге санда студентларның ялларын ничек уздыру, җәен акча эшләү мөмкинлекләре, спорт академиясе лидеры Алия Гарипова һәм Казанда фотосессия уздыру өчен кызыклы урыннар турында язмалары бар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*