Бүген, 13 февраль көнне Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев Новосибирск шәһәре мэрының беренче урынбасары Захаров Геннадий Павлович белән очрашу булды. Очрашуда төп ике мәсьәлә: Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең офисын башка бинага күчерү һәм Новосибирск шәһәренең нигезен тәшкил иткән Чад ләшәһәрчеген өйрәнү, истәлекле урын һәм музей тыюлыгы булачак торгызу, тарихи һәм милли-мәдәни үзәк хәленә китерү мәсьәләләрен күтәрелде.
