tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскида эшлекле сәфәр дәвам итә
Новосибирскида эшлекле сәфәр дәвам итә

Новосибирскида эшлекле сәфәр дәвам итә

Бүген, 13 февраль көнне Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев  Новосибирск шәһәре мэрының беренче урынбасары Захаров Геннадий Павлович белән очрашу булды. Очрашуда төп ике мәсьәлә: Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең офисын башка бинага күчерү һәм Новосибирск шәһәренең нигезен тәшкил иткән Чад ләшәһәрчеген өйрәнү, истәлекле урын һәм музей тыюлыгы булачак торгызу, тарихи һәм милли-мәдәни үзәк хәленә китерү мәсьәләләрен күтәрелде.

Геннадий Захаров офис мәсәләсен хәл итәргә тырышачакларын, Чад шәһәрчеге мәсьәләсен дә уртага салып сөйләшәчәкләрен әйтте. Татар милли һәм дини оешмаларының хакимиятләр белән килешенеп эшләүләрен, Сабантуйның Новосибирскийда татар милли бәйрәме генә түгел, төбәктәге барлык халыкларның уртак бәйрәме хәленә килүен бәян итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*