21 февраль көнне сәгать 11:00-дә Уфа “Нур” татар дәүләт театры Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмгә чакыра. Әлеге чарада сезне балалар катнашлыгында тамаша, җыр-биюләр, төрле темаларга мастер-класслар, балалар матбугаты катнашлыгында күргәзмәләр көтә.
Чарадан соң кунаклар игътибарына Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әкиетен тәкъдим итәбез. Режиссеры – Зиннур Сөләйманов. Әкият татар телендә бара, рус теленә синхрон тәрҗемә ителәчәк. Театрда очрашканга кадәр!