tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
Мөслимдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде

Мөслимдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Мөслимнең 300 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чараны якташыбыз Габидулла Хөрмәтуллин “Мөслимем” җыры белән ачып җибәрде. Чарада район башлыгы Рамил Муллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР баш медицина-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе Ригель Низамов катнашты.

– Татарстаныбыз күпмилләтле халыклар дуслыгын гәүдәләндерә. Туган телен, мәдәниятен, халкының гореф-гадәтләрен белгән халык югалмас, бу җиһанда аның эзе җуелмас. Кечкенәдән күңелгә беркетелгән ярату хисе кебек, туган телебезгә булган ихтирам да кешене гомере буе озата килә. Һәм бу горурлык катыш дәрәҗә билгесе дә! Туган телен яраткан кеше генә алдына куйган максатларга ирешә ала, – диде үз чыгышында халык язучысы Фоат Садриев.

Халык язучысының нәкъ менә безнең җирлектә гомер итүе дә – районыбыз өчен зур мәртәбә. Язучының әсәрләре аша телебезнең, сөйләмебезнең матурлыгына тагын бер кат инанабыз.

– Җирлегебездә яшәүче халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында шактый эшләр эшләнә. Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле бар. Һәм бу – тиңсез хәзинә. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, һәркем өчен үзенең туган теле әни кебек кадерле, – диде район башлыгы Рамил Муллин.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәреләчәк чараларга карата фикер белдерүчеләр, тәкъдим кертүчеләр дә булды.

– Сабый үз туган телендә белем алырга тиеш, дип уйлыйм. Ана телендә укуын дәвам иткән баланың үсеше дә, күзаллау дәрәҗәсе дә, фикерләве дә югары булуы бәхәссез. Балаларда бердәмлек, дуслык, туган илгә, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт кебек сыйфатлар тәрбияләгәндә иң элек телгә ихтирам хисләрен уятырга тиешбез.

Җирлегебездә туган тел класслары ачылса, әти-әниләргә баласын мәктәпкә биргәндә мөмкинлекләр күбрәк булыр иде, дип уйлыйм. Төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, яшәеше, халык авыз иҗаты турында белемнәрне барлаганда укучыларда ихлас кызыксыну күзәтелә икән, димәк, укытучы үз һөнәрен сайлаганда ялгышмаган дигән сүз, – диде Әмәкәй төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Шамс.

Концерт номерлары да төрле милләт халыкларының үзара дуслыгын күздә тотып әзерләнгән иде. Тамашачы төрле милләт халыкларының җыр-биюләрен карап сокланды.

Үз халкың белән сине күренмәс җепләр аша бәйләп торучы нәрсә ул – тел. Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Икесе дә безнең өчен иң кадерле, якын тел.

Лилия Шәймиева
muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*