tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Модамы бу, әллә халык чынлап торып үзенең үткәнен сагынамы?
Модамы бу, әллә халык чынлап торып үзенең үткәнен сагынамы?

Модамы бу, әллә халык чынлап торып үзенең үткәнен сагынамы?

Бары тик кызыксынумы, әллә әби-бабаларыбыз гасырлар элек киеп йөргән киемнәргә киенергә теләүме? Әлбәттә, үткәннәргә кайту булмас инде анысы, әмма шул үткәннәрдән үзең өчен нәрсәдер табып, киемеңдә генә булса да, кайсы милләттән икәнлегеңне танытып торырлык бизәкләр төшерелгән заманча киемнәр киеп йөри алыр идеме бүгенге заман кешесе?

Без дә менә, Омски шәһәренең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы ханымнары,
шул сорауга җавап эзләп карадык. Исебездә калганнарны хәтеребездән, әбиләребез кигән киемнәрне сандык төбеннән чыгардык, интернет челтәрләреннән дә эзләдек… Һәм үз кулларыбыз белән теккән-чиккәннәрне, киемнәрне кушып, килгән кунакларыбыз игътибарына “Милли кием туе” уздырырга булдык.

Безнең уздырасы проектка “Аю” Омски яшьләр оешмасы да бик теләп кушылды. Большеречье район үзәгендә бер ел элек бик актив эшләп киткән “Ак калфак”  филиалыннан да килделәр. “Ләйсән” ансамбле һәвәскәрләре һәм кечкенә җырчы кызыбыз Риана Омербаева кунакларга дәртле татар җырларын җырлап ишеттерделәр.

Чакырылган кунакларыбызга игътибарлы булырга тырыштык, бүләкләр биреп озатып калдык. Киләчәктә дә милләтебезнең милли хәзинәсен саклауда бергә-бергә эшләргә кирәклеген ике як та бертигез аңладык дип уйлыйм.

Фагилә Чумарова

Омск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*