Бүген Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә “Минем гаиләм шәмаиле” дигән күргәзмәне ачу тантанасы булды. Нурлатта ул беренче тапкыр оештырылды. Күргәзмә бер атна дәвамында эшләячәк.
“Күргәзмәгә без дүрт номинация кысаларында гаиләләрдә сакланып калган борынгы шәмаилләрне, аларның фотосурәтләрен, гаилә туграларын һәм “Шәмаил – нәселем тарихы” дигән тема буенча иҗади әсәрләр кабул иттек. Биредә тупланган шәмаилләрнең иң борынгысы 19нчы гасырда язылган, – диде күргәзмәне оештыручы Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәветдинова. – Күргәзмә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге кысаларында татар халкының мөселман мәдәни мирасын һәм иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә”.
Чара барышында шәмаилләр тарихы белән кызыксынучылар арасында күптәннән сорау тудырган фактлар да ачылды. Мисал өчен, күргәзмәдә төрле гаиләләр тарафыннан тәкъдим ителгән бер үк төрдәге шәмаилләрнең авторы Түбән Нурлатта яшәгән Мингали Гомәров булуы ачыкланды. Чарага аның кызы Фәрбизә Тямаева килгән иде.
“Сугыштан исән-сау кайткан әти 1954 елда бәхетсезлеккә очрап, сул кулын өздерә, уң кулын имгәтә – сөякләрен Ленинградта җыялар. Һәм менә ул 3 балалы гаиләсен туендыру максатыннан 60нчы елларда әлеге имгәнгән кулы белән бик күп шәмаилләр ясап сата. Шунысы аяныч, гаиләбездә мирас булып аның бер генә эше дә сакланып калмаган”, – диде ул.
Шәмаилләрдән тыш, күргәзмәдә мөселман тематикасына багышланган картиналар, шәҗәрә агачлары белән дә танышырга мөмкин.
Күргәзмәдә актив катнашучылар Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр. “Әкият” балалар бакчасы мөдире, шәмаилләр иҗат итүче Фәйрүзә Якупова чара ахырында тәгълим үзәгенә 2019 елда үзе ясаган “Тынычлык” мәчете” картинасын бүләк итте.