Нягань шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез “Бәлеш” остаханәсенә җыелды. Остаханәне уңган хуҗабикә, Ханты – Манси төбәге Нягань шәhәренең “Ватан” татар мәдәни – агарту җәмгыяте оешмасының идарә рәисе Рина Әхмәт кызы Исхакова күрсәтте. Бирегә килгән һәр хуҗабикә үзенең бәлеш пешерү серләре белән бүлеште.