tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Пензада төрле милләт вәкилләре күмәк бию башкарды
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Пензада төрле милләт вәкилләре күмәк бию башкарды

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Пензада төрле милләт вәкилләре күмәк бию башкарды

Бүген, Халыклар бердәмлеге көнне, Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе үзенең Инстаграм сәхифәсендә төрле милләт вәкилләре башкарган биюнең видеоролигын урнаштырды.

«Без бай тарихыбыз һәм рухи традицияләребез белән горурланабыз. Бергәләп без киләчәкне формалаштырабыз. Берләшеп, без барлык кыенлыкларны да җиңеп чыга, теләсә нинди амбициоз проектларны тормышка ашыра, иң кыю планнарны тормышка ашыра алабыз», — диелгән Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе Инстаграм аккаунтында.

Хәбәрдә язылганча, автономия максатларының берсе — Пенза өлкәсендә яшәүче халыкларның милләтара тотрыклылыгын һәм милли үзенчәлеген саклап калу.

«Бәйрәм барлык халыкларның иң яхшы традицияләрен ныгыту өчен лаеклы сәбәп булсын! Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, Ватаныбызның иминлеге һәм бөеклеге хакына эшләүдә уңышлар телибез!» диелгән ролик астында.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*