tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нык нигезле гаилә
Нык нигезле гаилә

Нык нигезле гаилә

Гаилә – ул җылы учак, шул учак тирәсенә аның бар әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, учактан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Спас районы Бозлау авылында яшәүче Талиповлар гаиләсе дә шундый нык гаиләләрнең берсе, аларның гаилә учагының җылысы барысына да җитә – бала-оныкларына да, туган-тумачага да, кода-кодагыйларга да.

Равил белән Өркияның гаилә корып яши башлауларына август аенда 36 ел булган. Дүрт дистә елга якын вакыт эчендә күпме сулар аккан да, күпме вакыйга булып узган, ә әлегә бу бәхетле парның яшь чакларына, мәхәббәт тарихларына кайтыйк. Ул аларның, бик күпләрнеке кебек, гади генә. Өркия Ишавыл кызы, Равил Бозлау егете. Бу ике авыл янәшә диярлек урнашкан һәм аларның гаиләләре дус булып кунак йөрешеп торганнар. Өркияның бер ир туганы белән Равил бер класста укып, якын дуслар булганнар. “Мин аны үзем өчен үстердем. Безнең яшь арабыз алты ел, минем борын астына мыек төртеп, егет булып килгәндә, ул әле бала гына иде, буй җитеп, чәчәк ата башлагач гашыйк булганымны сизми дә калдым”, – дип елмаеп искә алды ул елларны гаилә башлыгы.

Өркия урта белем алгач, Горький шәһәрендә медицина училищесын тәмамлый, укыган чакта өлкә травматология институтында практика уза, нәкъ шул чакта Равил бармагын сындырып бирегә килә. Сызылып киткән кара кашлы, нечкә билле якташ шәфкать туташына шунда күзе төшә дә инде педагогия институтында укып йөрүче студент егетнең.

1980 елда югары уку йортын тәмамлап, Равил туган авылы Бозлау мәктәбендә укыта башлый, ә Өркияның шәһәрдә яшисе килә. Шулай очрашып-аралашып вакыт уза тора һәм, ниһаять, егет тәвәккәлли. “Укып бетереп, өлкә балалар хастаханәсендә эшли идем инде, җәен ялга кайткан чагымда тормышка чыктым да куйдым, сизми дә калдым”, – дип көлә Өркия.

Башта алар төп йортта яшиләр, озакламый Равилның абыйсы да өйләнә, ярты ел чамасы ике яшь гаилә әти-әниләре белән бер йортта яши, Талиповларның уллары Рафаэль да анда туа әле. 80 нче елларда бит торак күп төзелә иде, Равил белән Өркия да колхоз төзегән йортка чыгалар, озакламый кызлары Динара туа, абыйсы белән аралары бер генә яшь, шулай икәү тәгәрәшеп үсәләр. Ул чакта авылда әле балалар бакчасы була, икесе дә шунда йөри. “Авыр булса да, күңелле яшәдек. Әле бит газ кергәнгә дә 14 кенә ел, 11-12 чиләк күмер яга идек эштән кайтып, кичкә табан өй җылынып кына җитә, иртән торасың, кабат салкын. Авылда халык саны байтак иде, ә хәзер кышка яртылаш диярлек йортлар ябыла, сентябрь керүгә җәен гөрләп торган авыл тына башлады инде”, – дип сөйләде Өркия.

Ул гомер буе җирле амбулаториядә шәфкать туташы булып эшләгән, хәзер икенче ел инде эшләми. Равилның әтисе гомерлек укытучы, күп еллар мәктәп директоры булып торган, аның үрнәгендә Равил да шул юлны сайлый, 1988 елдан алып 2011 елга кадәр, мәктәп ябылганчы шулай ук директор булып эшли. “Мин эшкә килгәндә мәктәптә 337 укучы иде. Аннары үзгәртеп кору чоры башлангач, яшьләр тулаем китә башлады, хәтта яшь гаиләләр дә шәһәрләргә китеп урнашты. Әлбәттә, балалар саны кискен кимергә тотынды һәм 2011 елда мәктәпне 16 бала белән яптык. Хәзер балалар Татар Моклокасына йөреп укыйлар.

Йомылып йоклыйсы урынга, иртән җидедән инде сикергәләшеп автобус көтәләр, безнең өй авыл башында булганлыктан, болар күз алдында, кызганып калабыз үзләрен”, – ди Равил. Мәктәп ябылганнан соң ул җирле клуб директоры булып эшли башлый. Бу мәдәният учагы аның җитәкчелегендә актив эшчәнлек алып бара, менә хәзер дә 18 октябрьгә билгеләнгән өлкә “Милли көй” фестиваленә әзерләнәләр, шул чара кысаларында әлеге клуб бинасының 20 еллыгын да билгеләп үтәргә планлаштыралар.

Авылда төпләнеп калганнарына бер дә үкенмәгәннәр. “Аллага шөкер, кешедән ким яшәмәдек һәм яшәмибез, бүгенге көнебезгә шөкер итеп, бала-оныкларыбызга шатланып торабыз”, – ди Равил. Балалары Рафаэль белән Динара әти-әниләре үрнәгендә тәртипле, тырыш булып үсәләр, яхшы укыйлар (әтиең директор булгач укымап кара!), икесе дә өлкә үзәгендә престижлы югары уку йортларын тәмамлыйлар – Рафаэль Волга-Вятка дәүләт җитәкчелек академиясен (хәзер ул Россия президенты академиясе), Динара Добролюбов исемендәге чит телләр университетын. Икесе дә гаилә корып, башкалада яшиләр, әби-бабайның шатлыгы булып дүрт оныклары үсеп килә – Рафаэльның уллары Данияр өченче, Вильдан икенче класс укучылары, ә Динараның игезәк малайлары Амир белән Аминга әле бер яшьтә җиде ай гына. Әлбәттә, җәйләрен әби-бабайда кунак булалар, без барганда да Динара балалары белән әле биредә иде, кичкә китәбез, диде.

Менә шулай тыныч кына яши Талиповлар гаиләсе – йорт тоталар, бакча үстерәләр, хәтта виноградлары да мул уңыш биргән, бүтән яшелчә-җимешне инде әйткән дә юк. Элегрәк туар-кара да асраганнар, хәзер инде тавыклар гына калган. “Шөкер, кияү-киленнән дә уңдык (киленнәре Эльвира Шөбиле кызы, кияүләре Дамир төбе белән Мәдәнә, башкалада туып-үскән), кода-кодагыйлар белән дә аралашып-йөрешеп торабыз, бүгенгә без бик бәхетле, шулай балаларны каршы алып, кирәк чакта ярдәм итеп, икәү бергә картаерга язсын инде”, – ди Өркия. “Минем өчен хатынымнан якын кеше юк, туганнарның, балаларның бит үз гаиләләре, ә без һаман бергә, бер-беребезгә әйткән сүзне беркем дә әйтми, без дә бүтәннәргә сөйли алмыйбыз үз арабызда булганны”, – дип Равил да хәләленә кушылды. Ул клубтан күбесе соң гына кайта, Өркиясы аны һәрчак чәен кайнатып көтеп тора. “Кайчак арганрак булсам, ачкыч алып кит инде, мин ятармын, дим, юк, ризалашмый, йокламыйча көтәм, аннары бергәләп чәй эчәбез”, – ди иренең тугры юлдашы Өркия ханым.

Менә шундый бер карашка мөһим булып тоелмаган вак-төяктән үрелә дә инде нык гаилә. Әти-әни ул йортның тоткасы булса, балалар – аның көзгесе. Бүгенгә, Аллага шөкер, Талиповлар йортының тоткасы да нык, көзгесе дә сокланырдый, алда да тагы күп еллар шулай булсын иде дигән теләктә калабыз.

Наилә Җиһаншина

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*