tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нык тамыр
Нык тамыр

Нык тамыр

Иске Пенәгәр авылы имамы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов, менә инде берничә
ел, авыл тарихын язу белән шөгыльләнә. Аның тарафыннан дәүләт
архивларыннан документлар эзләнә, соратыла, авыл халкыннан үткәннәр
турында истәлекләр язып алына.

Гыйлаҗетдин
Истәлекләрнең берсе Миңлехәй Гыйлаҗетдин улы Гыйлаҗевка кагыла.
– Дөресрәге, Миңлехәй абый ул истәлекләрне үзе язып калдырган, аның
җәмәгате Гөлсирә апа миңа аларны укырга бирде, – диде Зиятдин хәзрәт. –
Гасырдан артык вакытны үз эченә алган бу кулъязмада Иске Пенәгәр авылы
чыгышлы гади бер крестьян гаиләсе тарихы аша, гаҗәеп рәвештә, илебезнең
тарихында татар кешесенең урыны чагыла.

Миңлехәй абый белеме буенча тарихчы һәм ул, тарихчы буларак, мөмкин
булганча төгәл итеп үз нәселенә кагылышлы вакыйгаларны барлап, теркәп
куйган. Әтисенең әтисе Гыймадетдин Әхмәт улы якынча 1850 -1860 елларда
Иске Пенәгәрдә туа. Тыныч холыклы Гыймадетдин якында булган Өлге
авылыннан Маһирә исемле кызга өйләнә. Маһирә әбине тормыш дилбегәсен нык
тота торган, кырысрак хатын булган дип искә алалар. Дүрт бала үстерәләр.
Миңлехәйның әтисе Гыйлаҗетдин 1885 елда дөньяга килә.

Сигез яше тулуга аны абыстайга укырга бирәләр, әмма сәләтле малай озак
укып юанмый. Берничә айдан, әнисе Маһирә, туганы аша сөйләшеп, баланы
Кукмараның Комаровлар итек фабрикасына өйрәнчек итеп эшкә бирә. Егор
исемле фабрика мастеры белән сөйләшкәндә, алдалап, унөч тулды дип, яшен
өстиләр. Мастер Егор сагайган булыр, кулына итек эше тотканы бармы дип
сораша. Юк, диләр, әмма Гыйлаҗетдиннең кулы эшкә ятып тора, Егор инде
берничә көннән баланы мактап телгә ала. Эшкә тиз өйрәнә Пенәгәр малае.
Яшькә яшь булуына карамастан, аңа зур осталык кирәк булган махсус
заказлар да бирә башлыйлар.

Донбасс
Фабрикада эшләгәндә Өлгедән Хәким исемле үзе кебек яшүсмер белән
дуслаша.16-17 яшьтә алар, икәүләшеп, акча эшләргә дип Донбасс ягына
шахтага чыгып китәләр. Бу 1902-1903 еллар. Татар патша Россиясе
вакытында ук, үз көченә ышанып, курыкмый, чит җирләргә барып урнаша
торган булган. Егетләрне башта сынап, гади генә эшкә куялар. Моңа алар
бик гарьләнә. Әмма тиз ара Гыйлаҗетдинне акчалы җиргә күчерәләр – вагон
этеп йөртергә. Тик беренче вагонны эткәндә үк егет аягының баш бармагын
сыттыра һәм лазаретка эләгә.

Аягына басып йөри башлау белән Гыйлаҗетдин авыручыларны караучы һәм
ашатучы хатынга булыша башлый, тырыш татар егетен бар да үз итә. Яхшылык
җирдә ятмый диләр ич, монда нәкъ шул хәл була. Өч атнадан лазареттан
чыгаралар. Ул көнне бик каты яңгыр явып, елгалар ярдан чыга, ә юл су
аркылы. Аяк ярасы әле төзәлеп бетмәгән, суга керсәм зарар килер дип
аптырап басып торган Гыйлаҗетдин янына көтмәгәндә лазарет докторының
тарантаслы кара айгыры килеп туктый. “Доктор сине утыртып елга аша
чыгарырга кушты”, – ди кучер. Ул врачның исеме дә билгеле түгел, ә яхшы
эше, менә, гасырдан артык вакыт үтсә дә, һаман онытылмый, буыннан-буынга
җиткерелеп саклана.

1905 елда Гыйлаҗетдиннән авылга хат килеп төшә. Ул инде шактый акча
эшләгәнен әйтә, йорт салырга пуҗум алырга куша. Шунысы кызыклы, хатында
бер искәрмә була. Йорт саласы урынны түбән очтан алсалар, кайтып та
тормыйм ди. Иске Пенәгәрнең түбән очы ул вакытларда бик каты талаша
торган хатыннары белән дан алган була. Егерме яшьлек егетнең никадәр
төпле фикерле булуы шаккатыра! Беренчедән, өйләнгәнче йорт салырга
акчаны үзе шахтага китеп эшләп таба, икенчедән, йорты гаугалы булуын
теләми. Бу атасыннан күчкән тыныч холык һәм әнисеннән килгән булдыклылык
билгеләредер.

Шахталарда ныгыган Гыйлаҗетдин Мәскәү-Екатеринбург тимер юл салуның
Кукмара, Вятка Аланы, Кизнер өлешләрендә катнаша. Ул эшләгән бригада
1914 елда Вятка аша тимер юл күпере салуда да үз көчен кертә. Иске
Пенәгәрдән тагын Яппар исемле кешенең катнашы барлыгы билгеле, бригадир
итеп Кукмара районы Манзарас авылыннан Мөхәммәтдин исемле кеше куела.

Миңлехәй
Язмабызның төп герое
Гыйлаҗетдиннең улы Миңлехәй ага 1938 елда туа. Ачлы-туклы сугыш елларына
туры килгән балачактагы тормыш сугыш беткәч тә әле тиз генә рәтләнеп
китми. Малай, үзе кебек үк иптәшләре белән, 1946 елның беренче
сентябренә Тимерхан белән Галимулла өендә урнашкан мәктәптә беренче
сыйныфта укый башлый. Мәктәпкә барганчы, башта, су буенда тал сындырып,
санарга өйрәнү өчен кечкенә таякчыклар ясый, шешәгә, язар өчен, кара
сала. Сугыштан соңгы беренче сыйныфны Новосибирскидан кайтып авылда яши
башлаган Маһинур Сәфәргали кызына тапшыралар. Класста утыз бала, укытучы
апаларына дәрес бирү җиңелдән булмый.

Иске Пенәгәрдә ул вакытта бары тик башлангыч укыту гына, алга таба дәвам
итү өчен Кукмара татар мәктәбенә барасы. Анда Татарстанныкы дип
исәпләнми торган Иске Пенәгәр балаларын бик алыр- га теләмиләр,
үзләренең ти-рә-як авылларыннан килгәннәргә дә классларда урын җитми,
кайбер классларда бер парта артында өчәүләшеп утырганнар. Иске
Пенәгәрдән Кукмарада уку дәвам итәргә унсигез бала килә. Беренче атнада
контроль эшләр аша белемнәрен тикшерәләр дә, бары тик биш кешене генә
калдыралар.

Миңлехәй безнең кайда да үзен тырыш һәм булган итеп күрсәтә белгән
Гыйлаҗетдин улы ич, ул бик тырышып укый һәм авылда урта белем алган
беренче егет була! Алга таба Казан педагогия институтының тарих һәм
филология факультеты. Инситутта вакытта да бик яхшы укый ул, фәнни юлдан
китәргә мөмкинлек була, әмма, төпчек бала буларак өйгә, әти-әни янына кайта.
Мәктәпкә эшкә керә, тик уку елы башлануга диярлек армия сафларына
алалар, бу 1961 ел. 1962 елның ноябрь аеннан Германиядә хезмәт итә
башлый. Инде ул вакытта Украинадан килгәннәр яшь мөселман солдатларга
көн күрсәтми торган була, безнең егет бу турыда ачыктан-ачык ризасызлык
белдерә. Шуның белән үзенә дошманнар таба, әмма бирешми. 1963 елда
августта, кече лейтенант дәрәҗәсендә демобилизацияләнә.

Тагын авыл мәктәбе, алты айдан завуч итеп билгелиләр һәм Иске Пенәгәрдә
мәктәп бинасы салу башлана. Ни өчендер бина янкорма дип кенә билгеләнә,
аны салу озак 9 елга сузыла. 1974 елда яңа мәктәптә укыта башлыйлар. Ә
Миңлехәй Гыйлаҗетдиновичны берничә елдан Иске Пенәгәр авылы кергән
Мичурин исемендәге колхозга парторг итеп билгелиләр. Ике ел партия
эшендә эшләгәннән соң ул яңадан мәгариф өлкәсенә кире кайта. Бу юлы
Казан, аннан 1984 елда Кукмара районы Поч-Кучук авыл мәктәбенә директор
итеп билгеләнә. Анда тагын төзелеш эшләренә чума. Аңа хәтле төзелә
башлаган мәктәпне килү белән бер ел эшендә төзеп бетерә, аннан китә
мәктәп янындагы башка биналар һәм стадион. 1993 елда мәктәп директоры
Гыйләҗев Кукмара районында беренче булып мәктәпне җылытуны газлаштыра.

Бер капкадан биш
Миңлехәй ага янында һәрвакыт аның тугры хатыны – Гөлсирә ханым. Гөлсирә
Габделхак кызы тумышы белән Урта Шөннән. Әтиләре Сосновкага күчеп китә,
мәктәптә шунда укый. Ул укыган елларда унберенче класс итеп Малмыжда
укытучы курсла-
ры оештырыла, Гөлсирә шунда китә. Курсларда укыту бик көчле була, аны
тәмамлауга яшь белгечне Иске Пенәгәргә башлангыч класс укутучысы итеп
җибәрәләр, югары белемне читтән торып укып ала. Шунда ул булачак ире
белән таныша. Алар өч бала үстерә, барысы да һөнәр итеп әти белән
әниләре юлын сайлый.
– Бер капкадан биш укытучы чыгып китәр идек, – дип искә ала Гөлсирә
ханым горурланып.

Нәсел
Миңлехәй ага язмаларында туганнары турында да бик җылы истәлекләр бар
һәм без монда тагын элекке тормышның туганчылык үрнәкләре күрәбез.
Әтиләре Гыйлаҗетдин, туганының 1908 елгы баласы Сәлахетдин әнисез
калгач, аны кайгыртуны үз өстенә ала. “Бай малайларыннан әйбәтрәк
киендердем, армиягә атны яхшы тарантаска җигеп озаттым”, – дип сөйли
торган була әтисе. Колхозлашу елларында Сәлахетдингә “Политотделец” дип
исемләнгән күмәк хуҗалык төзү йөкләнә. Өйләнеп башка чыгам дигәч,
Гыйлаҗетдин аңа йорт салырга юан бүрәнләрдән буралган яхшы бура бирә,
әмма Сәлахетдин аны өй итми, колхоз ат абзары салдыра.
Сугыш башлангач Сәла- хетдин сугышка китә, аннан исән-имин кайта. Авыл
аны тырыш, әйткән сүзендә торучан, батыр йөрәкле кеше дип исендә тота.
Ул матур тавышлы җырчы да була.

1926 елда туган Бәдыгетдин шулай ук авыл тарихында урынлы. Чавалда
укыган Бәдгытдин 1954 елда Иске Пенәгәрдә моңарчы беркайчан да булмаган
алма бакчасы утырта башлый. Колхоз җир бирә, үсентеләр алып кайталар.
Алмагачлар, кара һәм кызыл карлыган, кура – барысы рәт-рәт утыра, җимеш
бирә башлый.
– Көненә сибәргә сиксәнешәр чиләк су ташыр идек, – дип искә ала ул
елларны сибәргә Миңлехәйның апасы Наҗия ханым.
Алма бакчасы Пенәгәрнең горурлыгына әйләнә. Җәйләрен кайткан
кунакларны бакча күрсәтергә алып баралар. Тик 1968 елда Мичурин
и эштән баш тарта. Иске Пенәгәр әле дә шул бакчаны сагына.

Миңлехәй ага истәлекләрендә тулы бер чорны ала. Без гомер-гомергә
тырышлык бе-лән гомер итүче татар гаиләсен күрәбез. Патша Россиясе
вакытында да тук, бөтен булу өчен тырышканнар, совет власте килгәч тә
нәселләрен ким-хур итмиләр. Колхозлашу елларында Гыйлаҗетдин йортыннан
атын алып чыгып китәләр. Ат бирү, атсыз калу шулкадәр зур фаҗига була,
елап озаталар.Чаптар исемле ат та, яшьле күзләре белән, киткәндә
каерылып-каерылып борылып карый. Данлыклы кошевой, ашлык җилгәрү
машинасы һәм башкасы – барысы колхоз милке булып теркәлә. Әмма барыр җир
юк, әкренләп яңача тормышка яраклашалар һәм тагын тормыш дилбегәсен
үзләренең нык кулларына алалар.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Фотолар гаилә архивыннан.

“Дуслык” газетасы