tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирада Әюпова милли опера сәнгатен трансляцияләүдә Шаһиморатова мәктәбенә өмет баглый
Ирада Әюпова милли опера сәнгатен трансляцияләүдә Шаһиморатова мәктәбенә өмет баглый

Ирада Әюпова милли опера сәнгатен трансляцияләүдә Шаһиморатова мәктәбенә өмет баглый

Ирада Әюпова Альбина Шаһиморатованың Казанда ачылган опера мәктәбенең кыйммәтен милли опера мәктәбе тудыру мөмкинлегендә күрә. Бу хакта ул кичә мәдәният министрлыгында журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

Альбина Шаһиморатованың опера сәнгате мәктәбе Сәйдәш мәдәният үзәгендә ачылды. Реконструкцияләнгән мәдәният үзәгенең ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Ирада Әюпова Опера мәктәбенең ике юнәлештә эш алып барачагын әйтте. «Беренчесе – даими вәкиллек. Биредә Альбина Шаһиморатованың укучылары бар. Мәсәлән, Эльза белән Артур Исламовлар. Чакырылган белгечләр белән осталык дәресләре алып барылачак», – диде Ирада Әюпова.

Министр әлеге Мәктәпнең кыйммәте милли операларны трансляцияләүдә дип саный. «Бу мәктәп классик опера сәнгате өчен кадрлар әзерләү түгел. Аның кыйммәте – милли опера өчен кадрлар булдыру», – диде ул.

«Без уникаль территория. Бай мирасыбыз бар. Без милли опера мәктәбе тудыра алабыз. Менә шуннан соң без операларыбызны илләр буйлап трансляцияли алабыз. „Җәлил“не яки „Шагыйрь мәхәббәте“н, әйтик, Казахстанда, Азәрбайҗанда куя алабыз», – дип дәвам итте ул.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*