tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында “Яңа татар пьесасы” бәйгесе җиңүчеләрен билгеләячәкләр
Камал театрында “Яңа татар пьесасы” бәйгесе җиңүчеләрен билгеләячәкләр

Камал театрында “Яңа татар пьесасы” бәйгесе җиңүчеләрен билгеләячәкләр

22 декабрьдә 19:00 сәгатьтә, татар театрының туган көнендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Яңа татар пьесасы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.

Конкурска 50 дән артык эш кабул ителде. Жюри лонг-биткә 22 пьесаны сайлап алды.

Пьесаларны бәяләделәр: жюри рәисе – Разил Вәлиев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия  Вәлиева, Айгөл Габәши, Әлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамалиева, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хасанова.

Өч җиңүче автор акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Җиңгән пьесалар махсус җыентыкта басылып чыгачак һәм театрларга тәкъдим ителәчәк.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*