tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур бүләккә лаек булдык
Зур бүләккә лаек булдык

Зур бүләккә лаек булдык

6-8 декабрь көннәрендә Бөтенроссия татар журналистлары форумы булып
узды. Россиянең 29 төбәгеннән 53 журналист катнашты. Форум эшчәнлеге
беренче көнне Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессында үтте, икенче
көнне Ульяновски шәһәрендә дәвам итте. Форум турындагы тулырак
мәгълүматны газетыбызның киләсе санында укырсыз, ә хәзергә, газет
укучыларыбыз, шатлыгыбыз белән уртаклашабыз.

Форумда төрле регионнарда чыгып килгән газетларга обзор ясалды.
Үзебезнең “Дуслык” газеты турында мактау сүзләре генә яңгыравына сөенеп
утырдым. Чараның тантаналы өлешендә бүләкләүләр дә булды. Россия
төбәкләрендә чыгып килә торган татар газетларыннан иң яхшысы булып Киров
өлкәсе “Дуслык” газеты танылды һәм безгә Бөтендөнья татар конгрессы
исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья
татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразиев
имзасы белән Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Мөхтәрәм Киров өлкәсенең “Дуслык” газетасы редакциясе! Милләтебез
алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып, татар халкының телен,
мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур
эшләрегез өчен Бөтендөнья татар конгрессы Сезгә зур рәхмәтен белдерә һәм
киләчәктә дә уңышларга ирешерсез дип ышана”, дип язылган Рәхмәт хатында.
Хезмәтебезне зурлаган өчен Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтебезне
белдерәбез. Киләчәктә дә, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең белән бергә
булып, газетабызның сыйфатын саклап калып, тиражын үстереп, милләтебезгә
хезмәт итәргә язсын. ИншәАллаһ!

Рәмзия ХӘКИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*