Татар әдәбияте буенча төбәк ара олимпиадада быел Россиянең 20 төбәгендә яшәүче 100 дән артык укучы Татарстан халык шагыйре Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьчә укуда ярышты. Бу номинациядә гран-при яулаган Пермь өлкәсе кызы Карина Кашапова олимпаданың ябылу тантанасында үзенең нәфис сүз осталыгын күрсәтте.