tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әскар Айтматов Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында булды
Әскар Айтматов Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында булды

Әскар Айтматов Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында булды

5 февраль көнне Татарстанга язучы  Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Кыргызстан делегациясе килде. Әлеге делегация составында язучының улы Әскар Айтматов та бар.

Бүген 7 февраль көнне Кыргызстаннан килүчеләр Әтнәдә булдылар. Делегация Әтнә районының Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында булдылар. Театр артистлары кунаклар өчен махсус спектакль дә күрсәттеләр.

Шулай ук Кыргызстан делегациясен бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кабул итте. Соңрак кунаклар Татарстан Республикасының Язучылар берлеге җитәкчелеге һәм берлек әгъзалары белән очраштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*