Олы Кибәче авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасы өчен маскировка челтәре үрү эшләре бара. 3 көн инде җирле халык -олысы, кечесе шушы изге эштә катнаша. Булышырга күрше Икшермә авылыннан да килүчеләр бар. Челтәрне көндез үрәләр, ә күпчелек кич белән, эш сәгатьләреннән соң җыела.
Оештыручылар җирлек волонтерлары – Илмира Галиәхмәтова һәм Гөлзифа Нуретдинова.
Чыганак: saby-rt.ru