tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге милли көрәш буенча республикакүләм чемпионат уздырды
Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге милли көрәш буенча республикакүләм чемпионат уздырды

Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге милли көрәш буенча республикакүләм чемпионат уздырды

13 апрельдә Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге милли көрәш буенча республикакүләм чемпионат уздырды.

«Без көрәшчеләрне Сабантуй бәй­рәмендә күзәтергә күнеккән. Ә бу мәй­данчыкта Удмуртия һәм Татарстанның иң яхшы көрәшчеләре очрашты. Чемпионатны үткәрү төрки халыкларның традицион спорт төрен – билбау көрәшен саклау­га һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Көрәш татар һәм башкорт халыкларының милли бәйрәмнәренең мөһим элементы булып тора. Бүген катнашучыларның төрле милләттән булулары да сөендерә. Димәк, көрәш – милләтара дуслыкны ныгыту чарасы. Әлеге чемпионатны оештыручы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллинга милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт», – диде Удмуртия милли сәясәт министры Эдуард Петров. Көрәшчеләр арасында ике Россия спорт мастеры булу чемпионатка дәрәҗә өстәде.

Бәйгенең җиңүчеләре:

– 75 килограммга кадәр үлчәмдә  – Ижау­дан Ранель Кәримов;

– 100 килограммга кадәр үлчәмдә – Әгерҗедән Данил Гәрәев;

– 100 килограммнан артык үлчәмдә – Сарапулдан Тимур Кәримов.

Җиңү яулаган көрәшчеләр 19-21 апрель көннәрендә Казанда узачак Милли көрәш буенча Россия чемпионатында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*