tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурилә Сәфәргали кызы Хөсәенова юбилеен билгеләп үтә
Нурилә Сәфәргали кызы Хөсәенова юбилеен билгеләп үтә

Нурилә Сәфәргали кызы Хөсәенова юбилеен билгеләп үтә

Көсәйкүл авылында яшәүче ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Нурилә Сәфәргали кызы Хөсәенова 80 яшен 1 нче майда каршы ала. Җаваплы, дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булган укытучы һөнәрен сайлаган Нурилә апа Хөсәенованың хезмәт стажы 42 ел.

Укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән РФ Мәгариф отличнигы, педагогик хезмәт ветераны Н.С.Хөсәенова 1944 нче елда Аромаш районы Көсәйкүл авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлап Ялутор районы Аслана авылының урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Укытучы һөнәрен яраткан Нурилә Сәфәргали кызы мәктәпне тәмамлап Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлегенә укырга керә. Монда һөнәри югары белем алганнан соң, ул туган ягына эшкә кайта. Яшь белгеч беренче елларны Аромаш районының Кармацкая, Русаково авыл мәктәпләрендә укыта.

Ул елларны Көсәйкүл мәктәбендә барлык фәннәр татар телендә алып барыла. Илдәге үзгәрешләр дә бәлки йогынты ясагандыр, мәктәптә татар теле һәм әдәбиятны өйрәнүне саклап калып, башка фәннәрне рус телендә алып бару карар ителә. Татар теле һәм әдәбиятны саклауда мәктәп директоры Нурилә апа Хөсәенованың роле зур була. Хәзер дә мәктәптә балалар татар телен, әдәбиятын, мәдәниятын өйрәнәләр. Көсәйкүл авылы мәктәбен тәмамлаучылар арасында югары белемле очучылар, укытучылар, табиблар, юристлар, экономистлар, галимнәр бар. 1985 нче елда мәктәп директоры вазыйфасын башкарган елларны Нурилә апа Хөсәенова җитәкчелегендә сигезъеллык Көсәйкүл мәктәбенә урта белем бирү мәктәп статусы бирелә.

1988нче елда иске мәктәп бинасында янгын чыгу сәбәпле бина көеп китә. Авылда ике ел дәвамында яңа мәктәп төзеттерү эшләрен Нурилә апа алып бара. 2000 нче елның 1 сентяберендә Көсәйкүлдә ике катлы яңа мәктәп ачыла. Авыл мәктәбе укучыларына белем, тәрбия бирү, мәдәни, рухи үзәк булып тора. Бүгенге көндә мәктәптә Нурилә апаның кызы Гүзәл мәктәп мөдире булып эшли. Ул:”Әниебез үзенең эшенә гашыйк булып яшәде. Мәктәп, укучылары аның өчен алыштырыгысыз бер гаилә булды. Ул буын вәкилләре эшләгән чорны мәктәптә балалар саны күп була. Хәзер безнең мәктәп танырлык түгел уңай якка үзгәрде. Кабинетлар компьютерлар белән җиһазландырылган, бөтен шартлар уңайлы.

Район күләмендә дә мәгариф системасын үстерүгә үзеннән өлеш керткән укытучы, җитәкче ул. Аның хезмәтенә тиешле бәя бирмәгән кеше юктыр. Намуслы, тырыш хезмәте өчен ул күп мәртәбә Мактау грамотлар, Рәхмәт хатлары, юбилейлы медальләр белән бүләкләнә. Үзе әйтүенчә, аның өчен иң зур бүләк-укучыларының рәхмәте. Бүгенге көндә ул укучыларының уңышларына сөенеп яши. Аларның арасында укытучы һөнәрен сайлап, өлкәбезнең төрле мәктәпләрендә балаларга белем, тәрбия бирүче укытучылар эшли. Остазда белем алган егермедән артык яшь укытучылар-әниебезнең горурлыгы,”-ди.

Балачак һәм мәктәп еллары һәркемебез өчен кадерле. Көсәйкүл авылы мәктәбен тәмамлаучылар ветеран укытучыларын хөрмәт итеп, гомер бәйрәмнәре белән котлап, ихлас күңелләрдән чыккан теләкләрен җиткерәләр.

Гүзәл Рафаил кызы әңгәмәбезне дәвам итеп:”Әниебезнең гомер дәфтәре тулы, эчтәлекле, гыйбрәтле итеп язылган. Анда эш тә, шәхси тормыш та, иҗтимагый активлык та лаеклы урын алган. Тормыш авырлыкларына, сынауларына бирешмичә, оптимист рухлы булып гомер кичерә ул. Бүгенге көндә дә мәктәп тормышы белән кызыксынып, оештырылган чараларда катнашып, балалар белән әңгәмә корырга вакыт таба ул”,-дип уртаклашты.

Нурилә апаның кызлары Гөлгенә, Гүзәл–икесе дә укытучы һөнәрен сайлыйлар. Алар әниләренең һөнәрен лаеклы дәвам итүчеләр. Күп еллар тырышып мәктәптә эшләгән Гөлгенә Рафаил кызы РФ Мәгариф отличнигы, Гүзәл Рафаил кызы РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгәннәр.

Гөлгенә белән Гүзәл үз гаиләләре белән әниләреннән еракта түгел туган авылларында яшиләр. Нурилә апа Хөсәенова кызларының, кияүләренең, дүрт оныгының, килененең хөрәмәтендә яши. Ул үзе ярдәмчел әни һәм әби дә.

Бүгенге көндә Көсәйкүл мәктәбендә Нурилә апа укыткан укучылары эшли: Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, тәҗрибәле укытучы Нәҗибә Әхмәдиева, башлангыч сыйныф укытучысы, РФ Мәгариф отличнигы, педагогик хезмәт ветераны Земфира апа Әхмәдиева туган мәктәбендә балаларга белем, тәрбия бирәләр. Яраткан укытучыларын гомер бәйрәме белән котлап укытучы һөнәренә, туган мәктәбебезгә, туган ягыбызга карата мәхәббәт тәрбияләгән олы җанлы Нурилә апа Хөсәеновага саулык-сәламәтлек телиләр.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*