Омск өлкәсенең Седельниково районы Уя авылында (Юрто-Уйск) беренче тапкыр мәчет ачылган.
Мәчет ачу өчен Уяда торак йорт сатып алганнар һәм аны мәчет итеп төзекләндергәннәр. Чыгымнарны Уя халкы һәм Омск өлкәсе мөхтәсибәте тырышлыгы белән якын тирә татар авылларында яшәүчеләр күтәргән. Төп кертемне Хафиза Хәмидова керткән.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәчет ачылышында Седельников, Тара, Колосов, Большереченск, Знаменский районнары мөселманнары катнашкан. Омск өлкәсе имам-мөхтәсибе Радик Әхмәтов чакыруы буенча килгән кунак мәртәбәле кунак – мөфтиятнең дини оешмалар буенча бүлеге җитәкчесе Альберт хәзрәт Азизов катнашкан. Ул мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең сәламләвен җиткергән һәм бүләк итеп «Мәдинә» нәшрият йортының китапларын тапшырган.
Мәчет ачулу белән Седельниково районы башлыгы Владимир Жилин котлаган.
Уя авылына 1626 елда Бохарадан килгән сәүдәгәрләр нигез салган, дигән мәгълүмат җиткерде Радик хәзрәт Әхмәтов. Биредә хәзер 200дән артык кеше яши, алар барысы да татарлар.
«Уя авылы халкы татар теленең чын себер диалектында сөйләшә. Һәм үзләрен чын татарлар дип саный. Авыл кешеләренең берсе миңа борынгы кулъязма мөселман китапларын күрсәтте. Бу авыл халкының электән мөселман булуын күрсәтә. Әмма авылда элек мәчет булмаган, һәрхәлдә, безнең бу хакта мәгълүматыбыз юк», – ди Радик хәзрәт Әхмәтов.
Уяда мәчет булмаса да, Омск мөхтәсибәтендә теркәлгән мәхәллә эшләп килгән. Мәхәллә рәисе Һидият Корманов мәчетнең имамы итеп билгеләнгән. Имам ярдәмчесе – Фәүкәт Корманов.