tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Новокузнецк шәһәренә бара
Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Новокузнецк шәһәренә бара

Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Новокузнецк шәһәренә бара

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Новокузнецк шәһәренә бара.

Монда, 26 июнь көнне II Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев һ. б. катнашачак.

Театр мәйданында бу көнне төрле чаралар, шулай ук көрәш буенча ярышлар уздыру көтелә. Сабантуй вакытында кунаклар милли ризыклар белән сыйлана ала, ә нәниләр өчен беренче тапкыр балалар Сабантуе узачак. Бәйрәм дәвамында драма театры каршындагы мәйданда һәм Гагарин паркында күп санлы күңел ачу мәйданчыклары, шулай ук ярминкәләр эшләячәк.

Сабантуй элек-электән татар һәм башкортларда язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган халык бәйрәме, дип атала. 2021 елда Кузбасс хакимияте Кемерово өлкәсендә дә шундый тантананы үткәрергә карар кыла. Шулай итеп, Кузбасста Халыкара шахтерлар Сабан туе барлыкка килде, аны беренче тапкыр 2021 елның 27 июнендә Кемерово шәһәрендәге Мәскәү мәйданында билгеләп үттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*