Омскида шаулап-гөрләп балалар өчен оештырылган сабан туе үтеп китте. Бәйрәмнең Халыклар дуслыгы бакчасында, яңа урында, булуына карамастан, халык шактый җыелган иде. Балалар өчен сабантуйны быел да шәһәр милли-мәдәни мохтарияте оештырды. Бәйрәм 5 сәгатькә якын барды. Милли уеннар, матер-класслар, чыгышлар булды. Сабантуен уздырырга матди яктан кайбер эшмәкәрләр ярдәм итте, ә асылда бәйрәмгә тотылган чыгымнар мохтарият откан Омскиның грант акчасына үткәрелде.
Розалия Сайганова
Омск шәһәре