tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Анталия татарлары” кардәшлеге сабантуена чакыра
“Анталия татарлары” кардәшлеге сабантуена чакыра

“Анталия татарлары” кардәшлеге сабантуена чакыра

Анталиядә узачак сабантуена хәзер зур әзерлек эшләре бара. Барыгызны да чакырып калабыз, дип хәбәр итәләр  “Анталия татарлары” кардәшлегеннән. Милли бәйрәмебез 23 нче июньдә үткәреләчәк. Ул икенче тапкыр халыкара дәрәҗәдә оештырыла.

Сабантуе программасы Анталиядә яшәүчеләрнең дә, кунакларның да күңеленә хуш киләчәк, дип вәгъдә итәләр. Биредә татар халкының гореф-гадәтләре,милли ризыклары, җыр-биюләре белән танышып була. Төрле конкурслар, татарча көрәш, Татарстан осталары күргәзмәсе дә оештырылачак.

Милли бәйрәмебездә Татарстан язучылары, Камал театры артистлары, Украина, Эстония, Канада, Америка, Австралия, Төркия һәм башка кардәшлекләр вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Сабантуе LEMON PARK HAUS та уза. Керү ирекле. Адресы: Sarısu Mahallesi, 99. Sokak No:3/3-1 Konyaaltı/Antalya

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*