27 октябрь көнне мохтәрият каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы тарафыннан үзенчәлекле чара уздырылды: күренекле якташыбыз Фоат Валеевның якынлашып килгән туган көне исәбеннән чыгып, зур күләмле кичә оештырылды.
Фоат Валеев күренекле галим, тарих фәннәре докторы, этнограф, Халыкара төрки академиясе әгъзасы, профессор, Татарстанның атказанган эшлеклесе дигән исемнәргә лаеклы олы шәхес. Ул 1918 елның 14 ноябрендә Омск өлкәсенең Еланлы авылында туып үскән. Омскида педагогия институтын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы ветераны – аның тормыш юлын ачыклар өчен, нинди хезмәтләре өчен зур дәрәҗәләргә ирешүе турында якынрак танышыр өчен якташлары, туганнары, аны күреп белгән танышлары билгеләнгән көнне шәһәрнең Үзәк китапханәсендә җыелыштылар.

Кичәне, инде гүр ияләре булган мәрхүмнәрнең рухларына багышлап, ислам дине кануннары буенча, Коръән укудан башлап җибәрдек. Аннан соң инде якташларыбызның эшләгән эшләре турында аларны якыннан белгән Зөлфия Ахмадеева һәм Зәлифә Рахмангулова сөйләделәр. Шунысы куанычлы булды — Фоат абый белән Суфия апаны белүчеләр, яхшы хәтерләүчеләр килгән кунаклар арасында күп булды.

Кичә барышында якташларыбызның эше дәвамлы булуның нәтиҗәсе буларак, Төмән татарлары тарафыннан себертатар язмасы үзләштерелүе һәм шул телдә беренче китаплар басылып чыгуы турында да сүз булды. Чараны оештыручы Фагыйлә ханым Чумарова рәхмәт йөзеннән чыгыш ясаучыларга нәкъ менә шундый себертатар телендә язылган китапларны бүләк итеп бирде. Китаплар шулай ук китапханә фондына да тапшырылды.

Килгән кунаклар бик канәгать калдылар, рәхмәтләрен белдерделәр, шундый очрашуларның җирле халык өчен әһәмиятле булуын ассызыкладылар. Чараны оештыруда матди яктан ярдәм күрсәтүче мохтәрият рәисе урынбасары Марат Катыровка да рәхмәтләребезне белдерәбез.
«Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фагыйлә Чумарова



 
					
				