tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан музеенда Марсель Сәлимҗановның шәхси әйберләре тәкъдим ителә
Казан музеенда Марсель Сәлимҗановның шәхси әйберләре тәкъдим ителә

Казан музеенда Марсель Сәлимҗановның шәхси әйберләре тәкъдим ителә

1 ноябрьдә А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда «Марсель Сәлимҗанов театры» дигән күргәзмә ачыла. Проект күренекле режиссер, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын битлек» иясе Марсель Сәлимҗановның тууына 85 ел тулуга багышланган.

Кунаклар Сәлимҗановлар гаиләсендә сакланган уникаль материаллар: декорация эскизлары, фотолар, документлар, афишалар, спектакльләрдә кулланылган костюмнар, шулай ук режиссер тормышы һәм иҗатының иң якты мизгелләрен чагылдырган мемориаль әйберләр белән таныша алачак.

Марсель Сәлимҗанов театрга 1966 елда җитәкчелек итә башлый – ул чагында тамашачыны югалту куркынычы зур була, репертуарны нигездә көнкүреш спектакльләре тәшкил итә. Яшь режиссер үз эшен репертуарны һәм сценографияне яңартудан башлый. Ул килү белән сәнгати тәэсир итү чаралары байый, сәхнә культурасы үсеш кичерә.

Күргәзмә 24 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ачылышы 15:00 билгеләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*