tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскиның өлкә ресурслар үзәгендә “Без бергә” дип исемләнгән әңгәмә мәйданы узды
Омскиның өлкә ресурслар үзәгендә “Без бергә” дип исемләнгән әңгәмә мәйданы узды

Омскиның өлкә ресурслар үзәгендә “Без бергә” дип исемләнгән әңгәмә мәйданы узды

Оештыручылар – Омскиның инновацияләр үзәге һәм өлкәнең Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы. Өлкәнең авыл-районнарында соңгы ике елда гына 12 Ресурс үзәге оештырылган.

Чыгыш ясаучылар бу ике елда башкарылган хезмәтләре һәм ирешелгән уңышлары турында сөйләде. Эшләрнең киң күләмдә алып барылуы ачыкланды, хакимият структуралары белән эш алып баруның зарурлыгы ассызыкланды. Чарада алты муниципаль районның җитәкчелеге катнашты. Ресурс үзәкләренең эшчәнлеге мөһим булуы ачыкланды һәм хупланды.

Омскида 15 ел нәшер ителеп килүче “Татар дөньясы”газетасының баш редакторы Диана Единякова басманың эшен ресурс буларак күрсәтте, 8 муниципаль район һәм алтмыштан артык татар авыллары белән элемтәдә торуларын белдерде.Татар авылларының тарихыннан алып, бүгенге көнгәчә яшәешләре яктыртылуы турында бәян итте.

Әлеге чарада ресурс үзәкләренең эше, халыкның тормыш дәрәҗәсен, яшәү сыйфатын яхшыртуга ярдәм булып торуы турында әйтелде (социаль юнәлештә эш алып бару һәм консультацияләр бирү). Ресурс үзәкләре авылларга эшмәкәрләрне җәлеп итүдә ярдәмче булырга һәм иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген жайлауда, берләштерү буенча эш алып барырга , координатор булырга тиешләр, дигән ныклы фикерләр әйтелде.

Розалия Сайганова,
Омск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*