tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев 2020 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйданны карады
Васил Шәйхразиев 2020 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйданны карады

Васил Шәйхразиев 2020 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйданны карады

Бөтенроссия авыл Сабан туе әле яңа гына гөрләп узуга карамастан, инде киләсесенә әзерлек башланды. Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан эстафета Мөслим районына күчте. Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев 2020 елда илкүләм авыл Сабан туе узачак мәйданны карады. Шулай ук ул биредәге спорт комплексы белән танышты һәм мәчеттә булды.

Исегезгә төшерәбез, 29 июнь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк татар иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм Камышлы районы башлыгы Рафаиль Баһаутдинов Бөтөнроссия авыл Сабан туеның символын Мөслим районы башлыгы Рамиль Муллинга тапшырдылар. Шулай итеп, 2020 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе беренче тапкыр Татарстан җирендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*