Өлкә Диния нәзарәтенең 30 һәм Хөсәин Фәезхановның 200 еллыгы уңаеннан Нижгар ярминкәсенең Герблы залында үткән тантаналы кичәдә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин авылдашлар Рамил Абдуллин белән Халит Сафинны югары гражданлык позицияләре, Түбән Новгород өлкәсендә мөселман өммәтен ныгытуда һәм үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия мөселманнарының иң югары бүләге – “Аль-Фахр” Хөрмәт ордены белән бүләкләде.
Рамил Абдулгани һәм Халит Мостафа уллары моңа, һичшиксез, лаек, чөнки аларның озын-озак еллар дәвамында динебез, мәдәниятебез, телебез үсешенә куйган эчкерсез ярдәмнәре санап бетергесез. Шул ук вакытта алар туган авылларын, газиз авылдашларын да онытып куймый, кече ватаннарына да гел ярдәмнәре белән генә – Бозлауда, аның территориаль бүлегенә кергән авылларда нинди генә чара, бәйрәм оештырылса да, аларның нигезендә шушы Хөрмәт ордены йөртүчеләрнең фидакарь булышлыгы ята. Алар үзләре тыйнак, сабыр холыклы кешеләр, кылган изге гамәлләре, хәйрия акцияләре белән бер дә мактанып йөрмәс. Хәер, ул меценат эшмәкәрләрнең милләтебез, халкыбыз файдасына куйган игелекле хезмәтләрен иҗтимагый һәм дини оешма җитәкчеләре, авыл, округ, өлкә түрәләре күрә һәм тиешлечә югары бәяли.
Ә Рамил белән Халит әфәнделәрне бер авылдан булу, хәләл табышларын халкыбыз ихтыяҗына бүлү генә берләштерми, алар эшмәкәрлекләрен дә бер юнәлештә алып бара – Рамил Түбән Новгородта пассажирлар йөртү белән шөгыльләнсә, Халит шундый ук хезмәтне Дзержинск шәһәрендә күрсәтә. Аларны бәйләгән тагын бер уртаклык – Халит хәләл җефетенең туган нигезе Тукайга тәмле чәй суын ерак кырдан авыл уртасына төшергән булса, Рамил, киресенчә, тау астыннан саф чишмә суын Бозлауның үзәк урамына мендерде. Шуңа аларны икесен бергә һәм бер дәрәҗәдәге бүләкләр белән бүләкләү үзенә күрә бер күркәм традициягә әверелде инде һәм без моның белән чын-чынлап килешәбез.
Олег ХӨСӘИНОВ.