tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган авылым – алтын бишек
Туган авылым – алтын бишек

Туган авылым – алтын бишек

Һәркем яраткан һәм өзелеп көткән җәйнең иң матур һәм күркәм мизгеле – сабантуй бәйрәме, билгеле. Ә менә безнең авылда бу бәйрәм 19 июль көнне аерым бер үзгә төс алып, “Туган авылым – алтын бишек” исе­ме астында «Авыл көне» буларак билгеләп үтелде. Аның кысаларында оештырылган барлык чараларда авылдашларыбыз бик теләп катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты.

“Авыл көне” балалар арасында (9-15 яшь) оештырылган футбол турниры белән башланып китте. Һәм беренче итеп аны үткәрүдә үз өлешен керткән финанс ярдәм күрсәтүчеләрне билгеләп үтәр идем.

Рөстәм “Пултай”, Рамилә “Бәбкә”, Альбина “Пяца”, Дамирә “Терге”, Рамил (Назыйм абый) уллары белән, Надир “Тыртай” һәм җирле мәчет мәхәлләсе – шушы мәрхәмәтле авылдашлар ярдәме белән турнир призерла­рына бүләкләр, махсус кубоклар кайгыртылды, хөкемдарлар чакырылды, мәйдан тулысынча рәтләнде. Ә бу көнне нибары дүрт команда әлеге спорт төрендә үз осталыкларын күрсәтте. Нәтиҗәдә, призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: “Легенда” командасы – беренче, “Локомо­тив” – икенче, “Зенит” – өченче һәм “Кефтемешечки” – дүртенче. Кызу барган ярышлардан соң ко­мандалар әгъзалары зур пицца­лар белән сыйланды.

Төштән соң бәйрәмебез авыл уртасында Сергачның Гусево микрорайоны мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оеш­тырылган “Яхшы кәеф” исемле уен-күңел ачу тамашасы белән дәвам итте. Авыл һәм шәһәрдән ялга кайткан бала-чага бик теләп шушы күңелле һәм мавыктыр­гыч уен дөньясына чумды, төрле әкияти персонажлар оештырган конкурс-биремнәрдә үзләренең җитезлеген, тизлеген һәм чы­дамлыгын күрсәтергә тырышты. Хөрмәтле хезмәттәшләребезгә моның өчен олы рәхмәтләребез- не белдерәбез.

Бәйрәмне тантаналы ачу авыл мәдәният йортында узды. Ул махсус хәрби операциядә ге­ройларча һәлак булган, Батыр­лык ордены белән бүләкләнгән хөрмәтле авылдашыбыз Рөстәм Сынгизовны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

“Авыл көне” белән барча анды­лыларны, килгән кунакларны мин һәм Богородск территориаль бүлек җитәкчесе Валерий Само­хин котладык, халкыбыз, авылы­быз файдасына, мәдәни тормы­шыбызны саклап калуга куйган намуслы хезмәтләре өчен ике дистәгә якын андылыны адми­нистрация тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләдек.

Тантаналы өлешне дәвам итеп, авылыбыз үзешчәннәре тырышлыгы белән әзерләнгән концерт программасы башлан­ды. Берсеннән-берсе матур, эчтәлекле 28 чыгышның һәркайсы тамашачылар тарафыннан кай­нар алкышларга күмелде.

Бәйрәмебезнең бизәге булган күрше Кочко-Пожар мәдәният йорты үзешчән коллективына һәм һәвәскәр артистларына ма­тур чыгышлары һәм бүләк иткән яхшы кәефләре өчен барча ан­дылылар исеменнән олы рәхмәт белдерәбез!

Чарабызны үзенең моңлы тавы­шы белән бизәгән, киң танылган “Туган як моңнары” ансамбле со­листы Алсу Латыповага, шулай ук матур чыгышлары һәм зал дизайны өчен Адиатуллиннар гаиләсенә дә (Аззя, Бәюс абый) аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Кич белән матур җыр яратучы барча авылдашларны җирле клубка татар эстрадасы арти­сты Закир Шаһбан җыйды. Үз төркеме белән биргән берничә сәгатьлек концерты бик матур булды, барысына да ошады. За­кир Шаһбанның хатыны Гөлүсә ханымның үзәккә үтәрлек ши- гырьләрен укуы кемне дә бита­раф калдырмады.

“Авыл көне” якынча ике йөз ке­шене бергә җыйган һәм Сергач егете Марат Каюмов диджейлы­гында узган күңелле дискотека белән тәмамланды.

Кыскасы, бәйрәм шәп булды, халык күтәренке кәеф һәм оеш­тыручыларга рәхмәт хисе белән таралышты. Мин, үз чиратым­да, бәйрәмне тиешле рәвештә уздырырга ярдәм күрсәткән хезмәттәшләремә, спонсорларга, кунакларга олы рәхмәтләремне белдерәм, алда да бергәләшеп халкыбыз файдасына хезмәт итәргә насыйп булсын.

Билгеле, бүгенге көндә авылла­рыбыз олыгая, яшьләр аз. Шулай да туган җирләребезнең гомере озын булсын, читкә киткәннәр авылны онытмасын, авылда калганнар һәр туар таңга сөенеп яшәсен.

Галия АЙСИНА, Анды мәдәният йорты директоры.  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*