tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурда «Бердәм Этнокитап йорты» барлыкка килде
Оренбурда «Бердәм Этнокитап йорты» барлыкка килде

Оренбурда «Бердәм Этнокитап йорты» барлыкка килде

Оренбург өлкәсе халыкларының мәдәнияте һәм тарихы буенча уникаль китап фонды Х. Ямашев исемендәге шәһәр милли китапханәсе базасында тупланды.

Китап мәйданчыгының тантаналы ачылышы 10 февральдә узды. Бердәм әдәби киңлек булдыру китапханәнең 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар конкурсында катнашуы аркасында мөмкин булды. “Бердәм Этнокитап йорты” проекты җиңүче булды һәм аны тормышка ашыру өчен 500 мең сум грант акчасын алды.

Проектның төп идеясе – үз тамырлары тарихы, төбәкнең милли-мәдәни мирасы белән кызыксынуны үстерү.  Ярты елдан артык проект командасы материал туплау һәм китаплар аша безнең төбәктә яшәүчеләрне лаеклы тәкъдим итү, Оренбур төбәге халыкларының зур һәм тату гаилә атмосферасын тапшыру өчен бик тырышып эшләде.

Оренбур төбәге халыклары телләрендәге өлкә әдәбияты фонды 100 меңгә якын данә тәшкил итә. Х. Ямашев исм. китапханәнең проект эшчәнлеге нәтиҗәсендә, фонд тагын да баеды.

Хәзерге вакытта «Бердәм Этнокитап йорты»нда Россиянең иң зур нәшриятларының 500дән артык китабы исәпләнә. Бу проект өлкәдә уникаль һәм бердәнбер.

Китап фондын формалаштырганда, фундаменталь басмаларга өстенлек бирелде. Шулай ук китап киштәләрендә күп санлы балалар әдәбиятын — әкиятләр, легендаларны очратырга мөмкин.

Х. Ямашев исм. Оренбурның беренче модель китапханәсендә укучылар уникаль фолиантлар белән танышып кына калмыйча, туган якны өйрәнү өлкәсендә эксперт консультациясен дә ала алачаклар. Проект кысаларында китап күргәзмәләре шәһәр китапханәләрендә һәм мәгариф оешмаларында оештырылачак.

Бу уникаль вакыйга – «Бердәм Этнокитап йорты»н ачу – тантаналы чын бәйрәмгә әверелде. Фойеда очрашу кунакларын каршы алып, милли киемнәрдәге төрле халык вәкилләре милли инструментларда башкаруында музыка яңгырап торды.

Чараның кунаклары булып Оренбур өлкәсе милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, мәдәният һәм мәгариф учреждениесе җитәкчеләре, китапханә укучылары катнашты.

Алып баручылар: М. Фәйзи исм. ОДТДТ артистлары Рәхмәтуллин Марсель, Яхина Элиза күпмилләтле туган ягыбыз – Оренбур төбәге белән таныштырып уздылар. Аларның сүзләрен раслап «Оренбуржье» номеры белән «Раздолье» халык ансамбле түргә чыкты.

Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп Оренбур өлкәсе төбәк һәм мәгълүмат сәясәте министры урынбасары А.В.Кафтан, Оренбур шәһәре администрациясенең мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы Н.А.Таскина, шәһәр татар автономиясе «Туган тел» рәисе, проектның партнеры Маннанов Рөстәм Фәйзрахман улы чыгыш ясадылар.

Татар халык биюен Батаршин Илфат, курай инструменталь музыкасын Марат Якшимбетов башкарып, “Классная компания” ансамбленең театральләштерелгән номеры «Милли мәдәниятләр ярминкәсе» бу күмәк бәйрәмне тагын да бизәделәр.

Соңыннан катнашучылар уникаль китап күргәзмәсе белән таныштылар. Россиядә яшәүче төрле халыкларның тарихы һәм мәдәнияте буенча күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар хакыйкатьне тагын бер кат раслый: без төрлелектә бердәм.

Фәннур Гайсаров,

“Яңа вакыт” газетасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*