6 августта М.Горький исемендәге Оренбург Дәүләт өлкә драма театрының сәнгать җитәкчесе, РФ халык артисты Рифкать Вәкил улы Исрафилов үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Рифкать Исрафилов – Оренбург өлкә рус театрының сәнгать җитәкчесе. Заманында М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының баш режиссеры иде. Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева кебек артистларны халыкка таныткан күренекле режиссер.
Булачак сәнгать эшлеклесе дәһшәтле 1941 нче елда Башкорт АССРының Яңа Мөслим авылында туа. Рифкать абыйның әтисе һәм олы абыйсы фронттан әйләнеп кайтмый. Әнисе берүзе 4 ул тәрбияләп үстерә. 1965 елда яшь Рифкать Уфа сәнгать училищесын уңышлы тәмамлый һәм ГИТИСка укырга керә, аны да 1973 елда уңышлы тәмамлап чыга.
Республиканың иң зур театрының сәнгать җитәкчесе булып эшләү дәверендә, Исрафилов танылган режиссерларның берсенә әйләнә. Ул куйган М.Кәримнең «Язмыштан узмыш юк», «Озын-озак балачак» (үзенең инсценировкасы), Г.Кутуй повесте буенча «Тапшырылмаган хатлар» (үзенең инсценировкасы), М.Фәйзинең «Галиябану» спектакльләре дөньякүләм танылуга ирешеп, театр сәнгатенең байлыгына әверелә. Ә Ф.Бүләков пьесасы буенча куелган «Бибинур, әх, Бибинур!» спектакле Россия Дәүләт премиясенә лаек була.
Рифкать Исрафилов Оренбург театрында 1997 елдан бирле эшли һәм чирек гасыр диярлек ул аның алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры. Аның хисабында дистәләгән спектакльләр һәм постановкалар, аларның күбесе Россиянең башка шәһәрләрендә дә бик сокланып кабул ителә. Ул Россиянең иң билгеле режиссер-куючылары исәбенә керә.
Моннан егерме дүрт ел элек театрга килгәч Рифкать Исрафилов труппага яңа сулыш өрергә кирәк дигән катгый карарга килә. Моның өчен ул Л. һәм М. Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтында театр факультеты оештыра. Гуманитар иҗат факультетының актерлык осталыгы кафедрасы профессоры булып педагогик эшчәнлек алып бара. Бүген труппаның сиксән процентын әнә шул факультетны тәмамлаган артистлар тәшкил итә.
Рифкать Вәкил улының иҗат юлы бик күп дәүләт бүләкләре белән билгеләнде:
* РСФСРның халык артисты (1989 ел);
* Россия Федерациясенең Дәүләт (1996) һәм БАССРның Салават Юлаев исемендәге (1976) премияләре лауреаты;
* БАССРның (1977), Татарстанның (1993), Төньяк Осетия–Аланиянең (2002) һәм РСФСРның (1987) атказанган сәнгать эшлеклесе;
* Халыклар дуслыгы (1986), Ватан алдындагы казанышлары өчен IV дәрәҗә һәм Почет (2002) орденнары, БАССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы (1991) белән бүләкләнгән.
* Петербурдагы Петровка фән һәм сәнгать академиясенең гамәли әгъзасы (академик) итеп сайлана (1995);
* Россия Театр эшлеклеләре берлеге секретаре һәм Россиянең милли театрлары советы рәисе.
* Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.
* Александр Невский ордены (2019).
* «Алтын битлек» премиясе (2020) – «театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен».
* Салават Юлаев ордены (2020).
Моннан тыш, берничә тапкыр Оренбур өлкәсе Губернаторының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә «Оренбургская лира» премиясе лауреаты.
Мәскәүдән Россиянең Дәүләт премиясен алып кайткач, берничә айдан эштән бушатуларын сорап гариза яза да, төрле шәһәрләрдә берничә спектакль куеп, 1997 елның августында Оренбург дәүләт драма театрын кабул итеп ала. Татар һәм башкорт театрларының чишмә башы булган, “Галиябану” язылган һәм беренче тапкыр уйналган бу төбәккә ул рух күтәренкелеге белән килә. Аңарчы өлкә драма театры 4 ел даими режиссерсыз эшләгән.
Шул тиклем каршылыклар кичереп, барысын да җиңеп чыга алганы өчен алдында баш иеп кенә була.
Быел 165 еллыгын билгеләүче театрны Рифкать Вәкил улы яңа биеклекләргә күтәрде, иҗади коллективның Бөтенроссия һәм халыкара мәйданда театр сәнгате үсеше процессының тулы хокуклы катнашучысы булуына иреште. Театр спектакльләре Мәскәү, Псков, Вологда, Симферополь, Магнитогорски, Орел, Тамбов, Дондагы Ростов, Кострома, Ярославль һәм Франциянең Марсель шәһәрләрендәге абруйлы театр фестивальләре лауреаты булды. Илебезнең театр сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен театрга 2008 елда РФ Хөкүмәтенең Федор Волков исемендәге премиясе бирелде.
«Йөрәк тын җирдә театр да тынып кала. Каршылыкларга шатланырга өйрәндем», – ди Рифкать Вәкил улы Исрафилов.
Фәннур Гайсаров
Оренбург