tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас якташлык җәмгыяте Казанда күренекле композитор Сара Садыйкова каберенә зыярәт кылды
Апас якташлык җәмгыяте Казанда күренекле композитор Сара Садыйкова каберенә зыярәт кылды

Апас якташлык җәмгыяте Казанда күренекле композитор Сара Садыйкова каберенә зыярәт кылды

Апас якташлык җәмгыяте районнан чыккан танылган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү эшендә үз өлешен кертә. Алар татар халкының яраткан композиторы, якташлары Сара апа Садыйкованың Казанның Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберен тәртипкә китерде. “Ике ай дәвамында бик теләп әлеге изге эшне тормышка ашырдык. Сара апаның каберен яңарттык. Кызы Әлфия апа Айдарская теләге белән кайбер үзгәрешләр дә керттек, ” – дип үз сөенече белән уртаклашты Апас якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев. Бу эштә актив булышлык күрсәткән, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевка да рәхмәтен җиткерде.

Апас якташлык җәмгыяте әгъзалары Яңа Татар бистәсе зиратына композиторның кызы Әлфия Айдарскаяны да алып килгән. Ул якташлары башкарган эшне кабул итеп ала. Апаслыларга үз төбәкләреннән чыккан шәхесләрне онытмаулары, изге гамәлләре өчен рәхмәтен җиткерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*