Чараны Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте, Оренбург татар хатын-кызлары “Ак калфак ” ижтимагый оешмасы оештырды.
Бәйгенең финал өлешендә үзләренең районнарында: Сакмар, Әсәкәй, Переволот районнарыннан, Тоз-түбә шәһәрләрендә җиңеп килгән алты әбекәй катнашты.
Әбекәйләр төрле өлкәдә көч сынашты. Үзләре белән иҗади яктан якын килеп таныштырды, татар-халык ашлары әзерләү серләре белән бүлеште, җыр-бию һәм әкият сөйләү осталыкларын күрсәтте. Барлык биремнәрдә финалист апаларның оныклары катнашты.
Беренче урынны Переволот районы Чесноковка авылы әбекәе Райхана Гайнан кызы Муканаева яулады.